Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Бүгенге шартларда ипотека алу дөрес адыммы?

Статистика мәгълүматларына караганда, быел февральдә илнең 46 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда яңа йортларда торак бәяләре кыйммәтләнгән

Татарстанда яшәүчеләргә яңа йорттан бер бүлмәле фатир сатып алу өчен беренчел кертемгә 7,7 ел акча тупларга кирәк. Бу арада торак бәяләре тагын да кыйммәтләнеп китмәсә, билгеле. 

Көтә-көтә көтек булмас өчен, беренчел кертемгә акчаны кайдан алырга? Бүгенге шартларда ипотека алу дөресме? Бу хакта белгечләрдән сорадык. 

«Мир квартир» белгечләре исәпләп чыгарган: россиялеләргә буяу исе дә кипмәгән йорттан «берле»не сатып алу өчен, беренчел кертемгә уртача 6 ел акча җыярга туры киләчәк. Хезмәт хакының бер тиенен дә башкага тотмыйча бу! Ярар, гаиләдә ике эшләүче кеше булып, шуның берсе акчасын мендәр астында гына туплап бара ала, дип уйлыйк. Бүгенге бәяләр белән моны күз алдына китерү кыенрак, әлбәттә. Торак хакы да бик кыйммәт. 

Статистика мәгълүматларына караганда, быел февральдә илнең 46 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда яңа йортларда торак бәяләре кыйммәтләнгән. 

Казанда, мәсәлән, аның бер квадрат метры бәясе, 0,2 процентка артып, 226 мең сумга җиткән. Иске йортларда торакның бер квадрат метры якынча 178 мең сум тора. Фатирның кайсы районда урнашуына, аның мәйданына карап, бәяләр дә аерыла, билгеле.

Түбә турындагы хыялны чәлпәрәмә китерә торган тагын бер сан: илдә яшәүчеләрнең 60 процентының диярлек бернинди дә маясы юк. Халык арасында үткәрелгән соңгы сораштыру әнә шуны күрсәткән. Респондентларның яртысы моны чыгымнары артык күп булуына бәйләп аңлаткан. 

Аерым алганда, сораштыруда катнашучыларның 30 проценты – кредит, 25 проценты ипотека түләвен әйткән. Акча туплый алмаучылар бәяләр үсүдән, керемнәре тотрыксыз булудан да зарланган. 

Шунысы да бар: мая туплаучылар арасында хатын-кызлар күбрәк. Тик түбәсез дә яшәп булмый.  

Чыганак  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев