Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Буран өч көн булачак

Алдагы өч тәүлектә республика территориясендә урыны белән кар явачак, 23 гыйнвардан 24енә каршы төндә көчле буран көтелә. Татарстан актив циклон йогынтысы астында калды. Ул Кара диңгездән Югары Иделгә таба күтәрелә. Республикада буран өч тәүлек дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр....

Алдагы өч тәүлектә республика территориясендә урыны белән кар явачак, 23 гыйнвардан 24енә каршы төндә көчле буран көтелә.

Татарстан актив циклон йогынтысы астында калды. Ул Кара диңгездән Югары Иделгә таба күтәрелә. Республикада буран өч тәүлек дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткәнчә, алдагы өч тәүлектә республика территориясендә урыны белән кар явачак, 23 гыйнвардан 24енә каршы төндә көчле буран көтелә. 23 гыйнварда шулай ук аерым районнарда буран көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда кар көртләре хасил булачак.

23 гыйнварда температура тәүлек дәвамында -8..-13 градус тәшкил итәчәк. 24 һәм 25 гыйнварда температура -10..-16 градуска кадәр түбәнәя, 24 гыйнварда көндез -6..-11, 25 гыйнварда -9..-14 градус салкын.

Эш атнасы ахырында һәм ял көннәрендә республика Себер антициклоны йогынтысы астында калачак. Нәтиҗәдә, явым-төшемнәр туктый, һава температурасы -20 градуска кадәр түбәнәя.

("Татар-информ")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев