Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Буш фатирлар буш тормый

Әгерҗедә "Әйдәгез, танышабыз!" акциясе старт алды. Район һәм шәһәр хакимиятләре, идарәче компания, полиция, салым, суд приставлары, миграция хезмәткәрләре, күпкатлы йортлар буенча йөреп, фатир хуҗалары белән танышалар, аларның проблемалары белән кызыксыналар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары җыелган хуҗалар белән сөйләшү алып баралар. Мондый акция быел Татарстанда беренче тапкыр Чаллы шәһәрендә уздырылган иде....

Әгерҗедә "Әйдәгез, танышабыз!" акциясе старт алды. Район һәм шәһәр хакимиятләре, идарәче компания, полиция, салым, суд приставлары, миграция хезмәткәрләре, күпкатлы йортлар буенча йөреп, фатир хуҗалары белән танышалар, аларның проблемалары белән кызыксыналар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары җыелган хуҗалар белән сөйләшү алып баралар.
Мондый акция быел Татарстанда беренче тапкыр Чаллы шәһәрендә уздырылган иде. Фатирлар буенча тикшереп йөрүнең нәтиҗәсе дә гади халык өчен файдага гына булды. Шундый зур калада ОДНны шактый киметә алдылар. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов башка шәһәрләрдә дә ОДНны киметү өчен чаллылылар үрнәгендә эшләргә тәкъдим итте.
Шәһәребездә 235 күпкатлы йорт бар. Аларда яшәүчеләр, су һәм электр энергиясе буенча йорт өчен ихтыяҗларга (ОДН) бик күп акча исәпләүләреннән зарланып, район башлыгы Валерий Макаров янына еш киләләр. Соңгы вакытта бигрәк тә су өчен ОДНның бик күп булуы турында зар-моңнарны еш ишетергә туры килә. Ә моның сәбәпләре күп төрле. Беренчесе: фатирларын вакытлыча арендага бирүчеләр еш кына су өчен исәпләү приборлары куйдырмыйлар. Чөнки бу алар өчен отышлы. Гадәттә, бу фатирларда бер генә кеше дә пропискада булмый. Ә фатирны арендага алган гаиләдә 2-3 кеше яши һәм судан да шуның кадәр кеше файдалана. Алар кулланган су өчен түләү башка фатир хуҗалары җилкәсенә төшә. Менә шулай итеп, ОДН өчен югары суммалар килеп чыга һәм намуслы түләп баручылар бик урынлы ризасызлык белдерәләр.
Комиссия 10 көн эчендә Гагарин урамындагы 2нче, М. Горький урамындагы 1, 11, 10нчы, Горький тыкрыгындагы 2нче, Чайковский урамындагы 6нчы йортларны тикшерде. Әлеге 6 күпкатлы йортта 47 фатирда "нулевая" прописка булуын ачыкланды. Бу - әлеге фатирларда бер кеше дә пропискада тормый дигән сүз. Чынлыкта, хуҗалары бу фатирларны арендага биргән. Аларның күбесендә 2-3әр кеше яши. Мәсәлән, М.Горький урамындагы 1нче йорттагы 16 фатирда 38 кеше, Гагарин урамындагы 10 фатирда 18 кеше пропискасыз гомер кичерә. Алар кулланган су өчен түләнергә тиеш сумма башкаларга ОДН булып килә дә инде. Киләчәктә фатир хуҗасына су өчен чынлыкта ничә кеше яшәвенә карап түләргә туры киләчәк. Тикшерү барышында шунысы да ачыкланды, бу фатир хуҗалары квартирантлары белән килешү төземәгән һәм бернинди салым да түләми. Мондыйларга салым хезмәткәре шунда ук акт төзеде һәм алар салым түләргә мәҗбүр ителәчәк. Берничә фатир хуҗасының исәпләү приборы күрсәткечләрен киметеп бирү очрагына да тап булдылар.
Комиссия әгъзалары коммуналь хезмәтләр өчен шактый зур сумма җыелган фатир хуҗалары белән дә әңгәмә кордылар. Моның да беренче нәтиҗәләре күренә башлады, кайберәүләр бурычларын өлешләп түләргә кереште.
"Әйдәгез, танышабыз!" акциясе дәвам итә. Комиссия әгъзалары кичке сәгатьләрдә ОДН өчен зур суммалар исәпләнгән, бурычлары күп җыелган йортлар буйлап йөриләр. Бу эштә теге яки бу йортта яшәүче теләсә кем булыша ала. Күршегездә квартирантлар яши яки башка проблемаларыгыз бар икән, бу турыда комиссия әгъзаларына әйтегез. Алар файдаланган су өчен сезнең кесәдән акча чыгуына битараф булмагыз. Коммуналь хезмәтләрдән бушка гына файдаланып ятучыларга каршы бергәләп көрәшсәк кенә ОДН өчен түләүләр чынбарлыкка туры киләчәк.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев