Быел 7 мең райондашыбыз диспансерлаштыру узарга тиеш
Аеруча еш очрый торган берничә сорауга җаваплар тәкъдим итәбез
Быел 7 мең райондашыбыз диспансерлаштыру узарга тиеш. Сәламәтлеген бушлай тикшертү мөмкинлегеннән әлегә 2500гә якын райондашыбыз гына файдаланган. Үз сәламәтлегебез өчен кирәкле бу чара турында ниләр белергә кирәк соң? Аеруча еш очрый торган берничә сорауга җаваплар тәкъдим итәбез.
Диспансерлаштыру медицина күзәтүеннән нәрсәсе белән аерыла?
Диспансерлаштыру йөрәк-кан тамырлары, яман шеш кебек авыруларны иртә стадиясендә ачыкларга ярдәм итә. Бу дәвалау һәм тернәкләндерү чараларын вакытында билгеләү өчен кирәк.
Диспансерлаштыруга нәрсә керә?
Диспансерлаштыру ике этапта уздырыла. I этапка (җенескә һәм яшькә бәйле рәвештә) барлык профилактик медицина чаралары керә. Болар – анкета тутыру, антропометрия (буй озынлыны, авырлык һ.б.лар), ЭКГ узу, кан басымын үлчәү, хатын-кызлар өчен акушер-гинеколог күзәтүе, флюрография, кандагы холестерин һәм глюкоза күләмен билгеләү һ.б.лар. Онкоскрининг: билгеләрсез узучы яман шеш авыруларын ачыклауга юнәлтелгән чаралар комплексы (хатын-кызлар өчен маммография, 45, 50, 55, 60, 64 яшьтәге ир-атлар өчен ПСА һ.б.лар). 40 яшьтән соң – ел саен канның гомуми анализын тапшыру. Кыска профилактик консультация алу. Диспансерлаштыруның беренче этабы нәтиҗәләре буенча табиб-терапевтта булу.
I этаптан соң өстәмә тикшерү узу һәм диагнозга төгәллек кертү өчен пациент II этапка юлланырга мөмкин.
2022 елда диспансерлаштыруны кемнәр уза?
2004, 2001, 1998, 1995, 1992, 1989, 1986, 1983, 1980 елгылар һәм 40 яшьтән узганнар.
Кайсы көннәрдә узарга мөмкин?
Дүшәмбе-җомга көннәрендә 8-16.48 сәгатьләрдә (12-13 сәгатьтләрдә төшке ял вакыты).
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Поликлиниканың 205/206нчы кабинетларына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев