Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Быел кыш нинди булачак?

Температураның экстремаль сикереше күзәтеләчәк

Россиядә киләсе кыш шактый җылы булачак, әмма температураның экстремаль сикереше күзәтеләчәк.

Бу хакта, ТАСС язганча, Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән. "Температура фоны, нигездә, нормадан югарырак булачак. Әмма экстремаль күрсәткечләр күзәтеләчәк", – диде ул. Монда сүз Мәскәү турында гына түгел, шулай ук илнең Европа һәм Азия өлешләре турында бара, дип белдерде Шәһри Казан.

Элегрәк "Российская газета" язганча, Европа территориясенең күп өлешендә ноябрь аенда температура климат нормасы чикләрендә булачак. Ленинград, Новгород һәм Псков өлкәләрендә традицион күрсәткечләрдән бераз югарырак булачак. Фаразларга караганда, Идел буенда һәм Комида барыннан да салкынрак булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев