Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Быел районыбыз укучылары өчен кайларда лагерьлар эшләячәк?

Бу турыда район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Любовь ЕРШОВАдан белештек

Бу атнада мәктәп укучыларының җәйге каникулы башланды. Бу – өч ай ялны балалар рәхәтләнеп лагерьларда, авылда әби-бабай янында, гаиләләре белән диңгездә, төрле шәһәрләрдә уздыралар дигән сүз.   

Быел районыбыз укучылары өчен кайларда лагерьлар эшләячәк? Бу турыда район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Любовь ЕРШОВАдан белештек. 

–    Җәйгә аяк атлауга мәктәп яны лагерьлары үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр. Быел ул барлык шәһәр мәктәпләрендә оештырылды. Аларда 400 укучы 21 көн ял итә.

Исәнбай, Кадыбаш, Көчек, Тирсә, Иж-Бубый, Салагыш, Девятерня мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагерьлары да эшли башлады. Аларда 100 укучы ялны хезмәт белән чиратлаштыра.   

Балаларның лагерьдагы ялы файдалы һәм кызыклы узсын өчен чаралар планы төзелде. Быел аларның күбесе Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап уздырыла. Лагерьдагы һәр көн флаг күтәрүдән һәм гимн башкарудан башлана. 

Матур табигать кочагында урнашкан Красный бордагы “Алмалы“ лагере быел ике сменада эшләячәк. Беренче смена балаларны 30 июньдә кабул итә. Икенче смена 21 июльдән эшли башлый. Балаларның ялы 18әр көн дәвам итә. “Алмалы“ лагеренда районыбыздан барлыгы 180 бала ял итәр дип көтелә. Аларның 20се – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар.  

Күп балалар табигать кочагында уздырыла торган палаткалы лагерьларда ял итү турында хыяллана. Быел Мамадыш районында оештырылачак шундый лагерьда 45 малай-кыз сәламәтлеген ныгытачак, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге 40 балага Татарстандагы һәм Мари Илендәге лагерьларга бару мөмкинлеге булачак. 

Минзәлә районындагы палаткалы лагерь Әгерҗе районы балаларын ике сменада кабул итә. Аның беренчесе – 26 июньнән 1 июльгә кадәр, икенчесе – 16 июльдән 22 июльгә кадәр. Барлыгы 51 укучы ял итәр дип көтелә.  

Җәйге чорда Әгерҗедәге балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче төрле оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре үз территорияләрендәге ял һәм спорт мәйданчыкларында һәр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чаралар уздырырга планлаштыралар. Яшүсмерләр клубы, яшьләр үзәге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Олимп“ спорт комплексы, “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты,  район Мәдәният сараенда каникул вакытында балалар белән эшләү өчен төрле чаралар планы төзелде. Алар белән оешмаларның интернеттагы сайтлары аша танышырга мөмкин. 

Һәр баланың җәйге каникулы онытылмаслык матур хис-кичерешләргә бай булып узсын иде. Иң мөһиме, бәла-казалар, хәвеф-хәтәрләр булмасын.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев