Быел халык җыены иң беренчеләрдән булып Үтәгән авылы клубында узды
Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Әхмәтова үз чыгышын махсус хәрби операция темасыннан башлады
Иң элек җыенга халыкның бердәм булып килүен әйтеп үтү кирәк. 2025 елга йомгак, яңа елга бурычлар билгеләүгә багышланган очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов, күп кенә оешма-предприятие җитәкчеләре катнаштылар.
Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Әхмәтова үз чыгышын махсус хәрби операция темасыннан башлады. Иминлегебез сагында торучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” патриотик акциясе әлеге җирлектә дә киң колач белән алып барыла. Хәрбиләр белән бергә аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә. Ни кызганыч, әлеге җирлектән дә махсус хәрби операция зонасында һәлак булучылар бар. Җыенга килгән халык аларны бер минут тынлык белән искә алды.
Алга таба җыен авыл җирлегенең, анда яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешен чагылдыручы саннар, башкарылган эшләр хакында сөйләү белән дәвам итте.
Башка җирлекләрдә кебек үк, биредә дә эшләр, нигездә, үзара салым акчалары ярдәме белән башкарыла. Узган ел әлеге акчалар халыкны су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, янгын куркынычсызлыгын булдыру, юлларны төзекләндерү һәм тәртиптә тоту кебек мөһим эшләргә тотылган. 2026 ел өчен тәгаенләнгән үзара салым акчаларының да яртысыннан артыгын җыйганнар инде.
– Хөкүмәтебезнең бу ярдәмен аңлаган хәлдә акчаларны вакытында тапшыручыларга рәхмәттән башка сүз юк, – диде Гөлнара Әхмәтова.
Авыл җирлеге башлыгы чыгышында билгеләп үтелгәнчә, бүген авылда бер райпо, бер шәхси кибет бар. Җирлеккә керүче Иске Эсләк авылында да, Үтәгәндә дә халыкка тиешле медицина ярдәме, социаль ярдәм күрсәтелә. Мәдәният учаклары, почта элемтәсе бүлекчәләре эшли.
Юбилярларны котлау матур традициягә әйләнгән. Календарьдагы бәйрәмнәр дә халык катнашында билгеләп үтелә. Балалар өчен мәдәният йорты территориясендә волейбол һәм футбол уйнау мәйданчыклары да торгызылган.
Җитәкче авыл җирлеге территориясен тәртиптә тотуга да аерым тукталды. Бу яклап халыкның үзенең дә активлыгын билгеләп үтте Гөлнара Габдулловна.
– Җәй айларында чүп үләннәре чабу, чаганнарны кисү өмәләре ике авылда да халык ярдәме белән үтте, – диде ул.
Әлеге теманы дәвам итеп, җыенда катнашучылар авыл җирлеге исеменә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
– Гөлнара җирлегебездәге эшчәнлеген авылларны тәртипкә китерүдән башлады. Агач-куакларны кисү, урамнарны яктырту кебек эшләрне күз уңында тотып әйтүем моны. Инде ничә еллар хәрабә хәлендә булган медицина йорты урыны да ул эшли башлагач тәртипкә китерелде, – дип, олы рәхмәтен җиткерде мәгариф ветераны Флүрә Ибраһимова. – Коймалар тотылды. Гомумән, ничә ел хәл ителмәгән проблемалар хәл ителде.
Шундый ук рәхмәт сүзләре Зөһрә Гатауллина чыгышында да яңгырады.
– Безгә, авыл халкына тиешле яшәү шартлары тудыру өчен республика, район җитәкчелеге, авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан бик күп хезмәт куелганлыгына тагын бер кат инандык бүген, – диде ул. Җыенда Иске Эсләк һәм Үтәгән авыллары фельдшерлык-акушерлык пунктлары мөдирләре Гөлчәчәк Гафарова һәм Зөлфия Шәймарданова, Иске Эсләк почта элемтәсе бүлекчәсе хезмәткәрләре Гөлнара Шакирова һәм Фәния Дәүләтшина, социаль хезмәткәрләр Фәния Әхмәтова һәм Гөлия Бикчурина исеменә дә олы рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев