Бәйрәм белән, гүзәл затларыбыз
Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренгән, табигатьнең язгы үзгәреш кичергән иң матур бер көнендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур...
Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренгән, табигатьнең язгы үзгәреш кичергән иң матур бер көнендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез.
Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.
Язгы кояш нурлары сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен! Сез барында ямь бар җирдә, сез булганга тәм дә бар.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев