Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сак булыгыз: бу катнашма куркыныч

Хәзер яшьләр тарта торган төрле катнашмаларны киң куллана башладылар. Ләкин аларның күбесе бу катнашмаларның тормыш өчен куркыныч икәнен белеп бетермиләр. Дөрес, киткән һәм вакланган үләннәрдән торучы әлге катнашма үзе генә куркыныч түгел. Ләкин аларга хәзер махсус синтетик матдә сеңдерәләр. Ә бу матдә агулы компонентлардан тора һәм кеше организмына наркотик кебек...

Хәзер яшьләр тарта торган төрле катнашмаларны киң куллана башладылар. Ләкин аларның күбесе бу катнашмаларның тормыш өчен куркыныч икәнен белеп бетермиләр.
Дөрес, киткән һәм вакланган үләннәрдән торучы әлге катнашма үзе генә куркыныч түгел. Ләкин аларга хәзер махсус синтетик матдә сеңдерәләр. Ә бу матдә агулы компонентлардан тора һәм кеше организмына наркотик кебек үк тәэсир итә. Әмма сатучылар бу турыда сатып алучыларны кисәтмиләр. Яшь кеше бу үләннәр катнашмасын тарткач үз халәтен бәяли алмый, тагын да агрессивлаша, тирә-юньдәгеләр өчен дә куркыныч тудыра. Бигрәк тә невроз һәм депрессия вакытында бу катнашманы тартсалар, кеше нишләгәнен дә белми, үз-үзенә кул салырга да мөмкин.
Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте Татарстанда "Легалка не пройдет!" акциясе үткәрә. Әлеге акция барышында Әгерҗе шәһәрендә дә психоактив әйберләр һәм тарта торган катнашмалар сату фактлары буенча тикшерүләр үткәрелә. Наркоконтрольнең ышаныч телефонына шәһәрегездәге автобус тукталышларына, йорт диварларына спайс яки легалка сату турында рекламалар язылганын әйтеп шалтыратулар булды.
Яшьләрне агулый, аларны наркотикларга бәйле итә торган мондый катнашмалар сатуга чик кую өчен сезнең дә ярдәмегез кирәк, хөрмәтле әгерҗелеләр. Әгәр сез шәһәрегездә "легалка, спайс, курительные смеси" дигән реклама язулары күрәсез яки тарта торган катнашмалар тарату урыннарын беләсез икән, наркоконтрольнең ышаныч телефонына шалтыратыгыз: 8(85557) 39770. Сезнең мәгълүмат сер итеп сакланачак.
Яшьләр язмышына битараф булмагыз! Балаларыбызның сәламәтлеген бергәләп саклыйк, аларны наркомания юлына басудан бергәләп коткарып калыйк.
Т. Казанцева,
Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәт идарәсенең Алабуга районара бүлеге оперуполномоченные.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев