Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Чаллыда мәктәп янында Сталинга һәйкәл куйганнар

Мәктәп директоры комментарий биргән

Чаллының 25 комплексында урнашкан шәхси мәктәп янында Иосиф Сталинның сынын урнаштырганнар. Бу хакта ВТ яза.

Мәктәп директоры Максим Евтешин сүзләренә караганда, скульптураның рәсми ачылышы язын, көннәр җылыткач булачак. Бу хакта ул “Челнинские известия” хәбәрчесенә әйткән.

Мәктәп директоры ни өчен нәкъ менә Сталинга һәйкәл куелганын да әйткән. “Иосиф Виссарионович илне индустриализацияләүдә локомотив булды. Ул илне Бөек Ватан сугышыннан алып чыкты. Кыска вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгызды. Ул СССРда белем бирү системасын планлы һәм һәрьяклап үстерүгә этәргеч бирде. Шунсыз әлеге уңышларга ирешеп булмас иде”, – дигән Максим Евтешин.

Чаллының 25 комплексында урнашкан шәхси мәктәп башлангач сыйныф балалары белем ала.

Фото: chelny-izvest.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев