Чаңгычылар җәй көне дә ярыша
Тимерьюлчылар һәм Физкультурачылар бәйрәмнәре уңаеннан Әгерҗедә район беренчелегенә чаңгы-роллерларда узышу буенча ярыш оештырылды
Чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр өчен җәй көне тренировкалар кышка караганда да күбрәк һәм нәтиҗәлерәк уза. Алай гына да түгел, алар бу ел фасылында да ярышларда сыналалар.
Тимерьюлчылар һәм Физкультурачылар бәйрәмнәре уңаеннан Әгерҗедә район беренчелегенә чаңгы-роллерларда узышу буенча ярыш оештырылды. Анда Әгерҗе, Удмуртиянең Сарапул, Можга, Кече Пурга һәм башка район-шәһәрләреннән, Чаллыдан 120дән артык спортчы катнашты. Шуларның 50гә якыны – Әгерҗе спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр.
Аларны район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Илшат Гарифуллин, ярышларның баш хөкемдары Сергей Чечегов сәламләделәр.
Җитәкчеләр узган ел да ярышларның зур масштабта узуын, быел да географиясе киң булуын билгеләп үттеләр. ГТО нормаларын югары дәрәҗәдә тапшырган чаңгычылар Айзана Гыймаева, Клим Митрофанов, Элина Галиева, Клим Прокопьев, Руслан Николаевны алтын билгеләр белән бүләкләделәр.
Ярышларга старт бирелгәнче спортчылар белән әңгәмә дә корып алдык. Тимерьюлчы һөнәренә укучы Камил Әхтәмов 1 сыйныфтан бирле чаңгы секциясенә йөри икән.
– Яратам чаңгыда йөрергә. Авыр булса да, күңелгә рәхәтлек бирә торган спорт төре ул, – диде Камил. Әгерҗедән Тимур Латыйпов та, аның сеңлесе Элина да әлеге спортка өч ел элек килгәннәр. Ныклап шөгыльләнү нәтиҗәсе: алар республика ярышларында да катнашалар. Ә Исаевлар гаиләсеннән өч малай – Семен, Родион, Глеб – чаңгычылар. Берничә ел элек аларның гаиләсе Кадрәк авылыннан Әгерҗегә күченгән.
– Чаңгы – ул кышкы спорт төре. Шуңа күрә җәй көне тренировкалар авыррак уза. Беренчедән, эссе, икенчедән, көнгә ике тапкыр озаклап шөгыльләнәбез. Ижау, Зәйдәге чаңгы базаларында да ике атналык тренировкаларда катнашабыз. Анда ярышлар да оештырыла, – диделәр егетләр.
Алар түземсезлек белән кышны көтүләрен дә яшермәделәр. Ап-ак кар өстеннән чаңгыда йөрү күпкә җиңелрәк, диделәр.
Чаңгычылар роллерларда бер чакрымнан артык ара уздылар. Яхшы нәтиҗә күрсәткәннәр финалга чыктылар. Соңыннан алты яшь категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды. Алар медальләр һәм Грамоталар белән бүләкләнделәр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев