Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сез ялгыз түгел

Узган елның октябрендә районда республика күләмендәге "Игелекле телефон" хәйрия акциясе старт алган иде. Ялгыз өлкәннәрне "борчулы төймәле" махсус телефоннар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән мәрхәмәтлелек акциясенең икенче этабы әле дәвам итә. Акциянең I этабында махсус телефоннар беркеме дә булмаган, социаль хезмәткәрләр өйләренә барып хезмәт күрсәтә торган япа-ялгыз 68 өлкән кешегә тапшырылды....

Узган елның октябрендә районда республика күләмендәге "Игелекле телефон" хәйрия акциясе старт алган иде. Ялгыз өлкәннәрне "борчулы төймәле" махсус телефоннар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән мәрхәмәтлелек акциясенең икенче этабы әле дәвам итә.
Акциянең I этабында махсус телефоннар беркеме дә булмаган, социаль хезмәткәрләр өйләренә барып хезмәт күрсәтә торган япа-ялгыз 68 өлкән кешегә тапшырылды. "Әлеге телефоннарны алырга матди ярдәм күрсәткән оешма-предприятие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә газета аша рәхмәтләребезне җиткергән идек инде. Декабрь аенда акциянең II этабы башланды. Аның кысаларында өйләренә барып хезмәт күрсәтелүче тагын 32 инвалидка махсус телефоннар тапшырылды", - ди социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллина. Ул әлеге мәрхәмәтлелек акциясенә кушылып, картлык көннәрен ялгызлыкта уздырырга мәҗбүр булган өлкәннәргә телефон алырга матди ярдәм күрсәткән мәгълүмати-методик үзәк, хакимият аппараты, редакция, авыл хуҗалыгы, мәдәният идарәләре, федераль салым хезмәтенең Әгерҗедәге инспекциясенә, Иске Чекалда, Иске Эсләк, Бима, Яңа Бәзәкә, Красный бор авыл җирлекләренә, шәхси эшмәкәр Муллахмәтовка, мәрхәмәтле райондашлар Р.Минаголов, Ә.Галәвиева, Р.Гыйльметдинова, А.Сәйдиәхмәтова, Р.Закирова, Р.Иванов, Ф.Нәбиев, Р.Нурисламов, А.Бадахшинга олы рәхмәтләрен җиткерә. "Әлеге игелек ияләре ярдәме белән телефонлы булган өлкәннәр ялгыз түгел. Башка райондашларыбыз да алар үрнәгендә әби-бабайларыбызны телефонлы итәр өчен матди ярдәм күрсәтергә ашыкса иде. Чөнки мәрхәмәтлелек акциясе әле дә дәвам итә", - дип мөрәҗәгать итә Сания Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев