Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чаллы Сабан туе программасы билгеле булды

Көрәш буенча абсолют батырга автомобиль бүләк итәләр.

(Чаллы, 10 июнь, “Татар-информ ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы Сабан туеның программасы билгеле булды. Шәһәр халкын төрле күңел ачулар, Элвин Грей концерты һәм бәйрәм салюты көтә.

Бәйрәм 23 июньдә Яр буе парк мәйданында һәм ипподромда оештырыла. Төп мәйданда “Әкият” һәм “Авылым” кече мәйданчыклары булачак.

“Әкият”тә аниматорлар катнашында күңел ачу программасы, аттракционннар, кече сәхнәдә балалар иҗат коллективлары чыгышы була. Икенче мәйданда Чаллы осталарының үз куллары белән ясаган эшләре - тукылган, тегелгән өс, аяк киемнәре, уенчыклар, курчаклар һәм башка эшләнмәләр куелачак.

Татар драма театры артистлары костюмнар белән тамаша күрсәтәчәк. Зур мәйданда исә гореф-гадәтләрне саклауга багышланган “Туган як бизәкләре” театральләштерелгән тамашасы була.

Вокаль-хореография чыгышларыннан соң, мәйдан спорт һәм күңел ачу уеннарына бирелә. Катыктан акча эзләү, багана башына менү, капчык белән сугышу – барысы да булачак.

12дән 17 сәгатькә кадәр татар-башкорт милли көрәше барачак. Чаллының абсолют батыры, мактаулы исем һәм бүләккә автомобиль алачак. Ат чабышы 11.00 сәгатьтә башлана.

Кич белән булачак зур концерт була.

Сабан туе бәйрәм салюты белән 21 сәгать 30 минутта төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев