Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Чаллыда югалган 10 яшьлек малайны эзлиләр

Баланың буе 140 см, ябык гәүдәле, кара-коңгырт чәчле

Чаллыда полиция хезмәткәрләре югалган 10 яшьлек Оськин Святогор Дмитриевичны эзли. Бу хакта мәгълүматны «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар.

Кичә кичке бишләр тирәсендә малай Яңа шәһәр, 50/07 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдыннан билгесез юнәлештә китеп барган. Әлегә кадәр аның кайда булуы билгесез. 

Ир баланың буе 140 см, ябык гәүдәле, кара-коңгырт чәчле, ачык-яшел күзле. Кара спорт костюмы кигән булган, сул җиңендә ак төстәге язу бар, аягында соры-зәңгәр төстәге кроссовкалар. Шулай ук баланың музыкаль колонка белән тимгелле төстәге рюкзагы булган.

Югалган малай турында нинди дә булса мәгълүматы булган  кешеләрнең 8 (953) 492-10-03, 8 (917) 935-27-00 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев