Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хатын-кызның уңганлыгы бакчасыннан күренә

Безнең татар хатын-кызы элек-электән уңганлыгы, тырышлыгы, кул эшләренә, аш-суга осталыгы белән башка милләтләр арасында аерылып торган. Әби-әниләребездән күчеп килә торган бу күркәм сыйфатларга бүгенге заман татар хатын-кызларына бакча үстерү, өен, ишегалдын күз явын алырдай чәчәкләр, төрле эшләнмәләр белән бизәү, бакча җимешләреннән кышка телеңне йотардай да кайнатмалар, салатлар, консервлар ясау осталыгы...

Безнең татар хатын-кызы элек-электән уңганлыгы, тырышлыгы, кул эшләренә, аш-суга осталыгы белән башка милләтләр арасында аерылып торган.
Әби-әниләребездән күчеп килә торган бу күркәм сыйфатларга бүгенге заман татар хатын-кызларына бакча үстерү, өен, ишегалдын күз явын алырдай чәчәкләр, төрле эшләнмәләр белән бизәү, бакча җимешләреннән кышка телеңне йотардай да кайнатмалар, салатлар, консервлар ясау осталыгы да өстәлде.
Әгерҗедә БАДАХШИНнар хуҗалыгы белән танышып йөргәндә хуҗабикә Ландышның яшь кенә булса да, уңганлыгына, тырышлыгына, кулларының осталыгына таң калдык. Бакчасында баклажан, борыч, помидорлар егылып уңган. Нинди генә аш тәмләткечләр үсми?! Ә чәчәкләр... "Иртә яздан кара көзгә кадәр берсе ата, икенчеләре шиңә бара. Шуларга карап, бакчада эшләп алҗыганнар онытыла. Чәчәкләргә мәхәббәт әнием Лилиядән күчкәндер. Без бәләкәй чакта ук ул чәчәкләр үстерергә ярата, мине дә аларны тәрбияләү серләренә өйрәтә иде", - ди хуҗабикә чәчәкләрен сыйпап. Ә күл буендагы камышлар арасындагы "аккошлар", яр буендагы "бакалар", суда йөзеп йөрүче "үрдәкләр", бераз читтәрәк төрле җәнлекләр сыннары, үрмәле гөлләр ишегалдын бизәп, бу йортта тырыш, алтын куллы хуҗалар яшәвен күрсәтеп тора. "Иртә яздан кара көзгә кадәр бакчадан кергән юк инде. Тырышмый, көч түкми генә матурлык тудырып та, бакчадан мул уңыш алып та булмый. Ирем Равилнең эше тынгысыз булса да, кичләрен миңа булышырга тырыша. Улыбыз да безнең белән бакчада казына", - ди Ландыш. Без аннан ишек алдында үзләре ясаган күл буенда фотога төшүен сорасак та, хуҗабикә бик тыйнак булып чыкты. "Газета укучыларга үзем яратып ясый торган берничә салат рецептын тәкъдим итсәм, файдалырак булыр", - дигәч, анысына да бик теләп риза булдык. Бадахшиннарның подвалындагы киштәләр Ландыш ясаган салатлар, тозлаган, маринадлаган яшелчәләрдән сыгылып тора. Шулай да без Бадахшиннарның алтын куллары ясаган күл буенда уллары Адилне балык тотканда төшереп алдык.

Баклажан салаты
3 кило баклажан, 500әр грамм татлы борыч, суган, 100 грамм сарымсак, 1-2 данә әче борыч, 0,5 стакан көнбагыш мае, 1 стакан уксус, тоз тәменчә.
Баклажанны түгәрәкләп кисегез, тоз сибеп, 20-30 минутка калдырыгыз, чыккан суын түгеп, алтынсу төскә кергәнче кыздырып, кастрюльгә тезә барыгыз. Суган белән баллы борычны саламлап турагыз. Сарымсакны изегез. Көнбагыш маен кайнатып чыгарып, суытыгыз. Әче борычны вак итеп турагыз. Баклажанга яшелчәләрне өстәп, тоз, май уксус салып, әкрен генә болгатыгыз һәм 0,5 литрлы банкага тутырып, сулы савытка утыртып, 30-40 минут стерильләштерегез.

Тәмле помидор
3 литрлы банкага помидор, 2-3әр ботак укроп, петрушка, селдерей, 2 төш сарымсак, 4-5 боҗра суган.
Маринад: өч 3 литрлы банкага 3,5 литр су, 3әр аш кашыгы тоз, шикәр комы, 10-15 бөртек хуш исле борыч, 4-5 данә лавр яфрагы, бер банкага 3 аш кашыгы үсемлек мае.
Стерильләнгән банкага көнбагыш мае салыгыз һәм башта яшел тәмләткечләр, аннан сарымсак һәм помидор тутырыгыз. Маринадны кайнап чыккач, 5-7 минут кайнатыгыз. Уттан алгач, 10-15 минут тотыгыз да уксус салыгыз. Маринадны помидор өстенә салып, капкач белән каплап, 15 минут стерильләштерегез.
"Бу помидор кышын телегезне йотарлык була", - диде Ландыш Бадахшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев