Чечняда контртеррорчылык операциясе башлануга – егерме җиде ел
Мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдылар
Чара 2нче шәһәр мәктәбендә башланды. Әлеге мәктәптә укыган Илдар Тукаевның гомере 1996 елда Чечняда барган бәрелешләр вакытында өзелә. Быел аңа 44 яшь тулган булыр иде.
– Искә алмаган бер генә көнебез дә юк балакаебызны. 25 ел буе йөрәктә ут, – диде Илдарның әнисе Тәнзилә апа.
2нче мәктәп коллективы тарафыннан әзерләнгән тантаналы чарада район башлыгы Азат Вәлиев, район хәрби комиссары Илгиз Галиев, “Хәрби туганлык“ оешмасы рәисе урынбасары Рафаэль Садыйков катнаштылар.
– Чечнядагы канкойгыч вакыйгалар ерак үткәндә калса да, ул көннәр кайтавазы әле дә яши. Безнең районнан армиягә алынган солдатлар, район эчке эшләр һәм полициянең линия бүлегеннән – барлыгы 286 ир-егет Чечняда Ватан алдындагы бурычын үтәде.
Ни кызганыч, өчесе – Әгерҗедән Илдар Тукаев, Яңа Акхуҗадан Айрат Шабаев, Кырындыдан Рушан Фатыйховның гомерләре чит җирләрдә өзелде, – диде район башлыгы Азат Вәлиев.
Алар батыр якташыбыз хөрмәтенә ясалган “Мин кайтырмын, әмма сүзләрдә һәм эшләрдә“ дигән хәрби стенд янына чәчәкләр салдылар.
Чара яңа мемориаль комплекста дәвам итте.
– Әлеге искә алу чарасында ел саен Яңа Акхуҗадан киләбез. Улыбыз Айратны югалтканга быел 22 ел. Шушы ир-егетләргә карагач, газиз балам искә төшә, – диде Айсинә апа.
– Чынлап та, бу көн улларын югалткан әти-әниләр, утын-суны кичкән ир-егетләр өчен дә бик әһәмиятле. Мондый дәһшәтле вакыйгалар кабатланмасын иде, – диделәр хәрби комиссар Илгиз Галиев һәм “Хәрби туганлык“ оешмасы җитәкчесе Рафис Муллахмәтов.
Мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алганнан соң, җитәкчеләр, 2нче мәктәпнең яшь армиячеләре, Чечняда хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләр мемориаль ташка чәчәкләр салдылар.
Кичә Рафаэль Садыйков җитәкчелегендәге делегация Чечняда гомерләре өзелгән егетләрнең каберләрендә булдылар, аларның әти-әниләре белән очраштылар.
Әлеге чараны оештыруда зур тырышлык куйганы өчен Рафаэль Садыйковка олы рәхмәт сүзләре дә яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев