Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Җәйге каникуллар әле генә башланган кебек иде. Инде менә шатлыклары, мәшәкатьләре белән яңа уку елы да килеп җитте. Мәктәп еллары - кеше гомеренең иң күңелле, мавыктыргыч, беркайчан да онытылмый торган чоры. Еллар узгач та һәрберебез туган мәктәбен, укытучыларын, сабакташ дусларын сагынып искә ала. Бигрәк тә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап...

Җәйге каникуллар әле генә башланган кебек иде. Инде менә шатлыклары, мәшәкатьләре белән яңа уку елы да килеп җитте.
Мәктәп еллары - кеше гомеренең иң күңелле, мавыктыргыч, беркайчан да онытылмый торган чоры. Еллар узгач та һәрберебез туган мәктәбен, укытучыларын, сабакташ дусларын сагынып искә ала. Бигрәк тә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән 1 сентябрь көне, беренче укытучы күңел түрендә гомер буе саклана. Түбәндәге газета укучыларыбыздан беренче тапкыр мәктәпкә барган көн хәтерегездә ничек саклана дип сорадык
.
Ангелина МИНЛИБАЕВА, район үзәк хастаханәсе стоматологы: "1сентябрьне бик зарыгып көттем. Киемнәремне кат-кат киеп, портфелемне тотып көзге алдында бөтерелдем. Беренче тапкыр мәктәпкә барасы көнне иң беренче йокыдан торып, өйдәгеләрнең барысын да уяттым. Мәктәпкә дә бик иртә киттем. Чөнки иң беренче барып, беренче партага утырасым килгән иде.
1 сентябрь еллар узгач та минем өчен истәлекле көн булып хәтеремә уелып калды. Узган ел 1 сентябрьдә мин Әгерҗедә хезмәт юлымны башлап җибәрдем".
Татьяна ИВАНИЩЕВА, 2нче шәһәр мәктәбе укытучысы: "Беренче сыйныфтагы 1 сентябрь бәйрәме - бүгенгедәй күз алдымда. Безгә алдан ук шигырьләр өйрәнергә биргәннәр иде. Бәйрәм башлангач, миннән алда сөйләргә тиешле кыз шигырен онытты һәм елап җибәрде. Мин дә, әллә аны кызганып, әллә дулкынланудан, шигырь сүзләрен оныттым. Ләкин еламадым, бер адым алга чыктым да "оныттым", дидем. Менә шул чакта сөйләргә тиешле шигыремнең сүзләрен әле дә төн уртасында йокыдан уятып сорасалар да беләм: "Рано утром малышок в двери к нам стучится,
Открывайте шире двери, я пришел учиться!".
...Аннан соң мәктәптә директор булып эшли башлагач та 1 сентябрь бәйрәмен ел саен бик дулкынланып каршы ала идем. Тантаналы линейка ничек узар, балаларга ошармы? Бигрәк тә беренче сыйныфлар өчен борчыла идем".
Магомедэмин АЮБОВ, үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары: "1 сентябрь дию белән ак күлмәк, ак алъяпкыч, ак бантлар, көзге матур көн, әти-әниләре белән җитәкләшеп мәктәпкә баручы беренче сыйныф укучылары күз алдына килә.
Мин үзем дә 1 сентябрьгә һәр елны бик ныклап әзерләнә идем. Чөнки әтиебез мәктәп директоры, безгә начар укырга, тәртип бозарга, дәрестә шаярырга да ярамый иде. Беренче тапкыр мәктәпкә баруым да - әлегәчә исемдә. Нишләптер, 1 сентябрьгә безнең укырга сыйныфыбыз юк иде. Безне спорт мәйданчыгына җыйдылар. Беренче укытучыбыз мәһабәт гәүдәле ир-ат укытучы иде. Ул безгә бик еш "Тырышып укыгыз, Ленин бабай да "укырга укырга һәм укырга!" дигән. Уку гына сезне яктылыкка алып чыгар", дип кабатлый иде. Бу сүзләрнең хаклыгына мин еллар узган саен ныграк төшендем".
Рәмзия ЗАРИПОВА, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы баш мөхәррире: "Беренче сыйныфка бару өчен Ижауга барып форма алуларыбыз, 1 сентябрь җиткәнче аны көн саен киеп караулар, көзге алдына басып, бәйрәмдә сөйләячәк шигыремне кат-кат кабатлаулар, букчаны "кырык"тапкыр тутырып- бушатулар - бүген дә хәтердә. Ә мәктәптән ...елап кайтуны ничек онытасың инде. Кайтышлый дус кызым белән кибеттән 21 тиенгә вафли алдык та шуны тәмләп ашап кайтканда тыкрыктан эт килеп чыкты һәм безнең каршыга килеп басты һәм безнең кулдагы вафлига карап тора. Дус кызым шунда ук вафлины эткә ыргытты. Ә мин эткә бирергә кызгандым. Маэмай вафлины ашап бетерде дә минем кулдагысына сикермәсенме һәм мин яңгырдан соң пычрак юлга егылдым. Ак алъяпкыч ертылган, өс-баш пычрак, үзем елыйм. 1 сентябрьдә менә шулай өйгә кайтып кердем.
Сораштыруны Наталья ШМЫКОВА үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев