Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хезмәт ветераны кемнәргә бирелә?

Редакциягә бик еш кына гомер буе колхозда яки башка тармакларда эшләп, дистәләгән Мактау грамоталары, бишьеллык ударнигы, социалистик ярышта җиңүче билгеләре белән бүләкләнеп тә Хезмәт ветераны исеме бирелмәгәч, пенсиягә чыккач ташламалардан файдалана алмаулары турында зар елап язган хатлар еш килә. Чөнки моңа кадәр Хезмәт ветераны исеме бирү өчен Россия Хөкүмәте һәм...

Редакциягә бик еш кына гомер буе колхозда яки башка тармакларда эшләп, дистәләгән Мактау грамоталары, бишьеллык ударнигы, социалистик ярышта җиңүче билгеләре белән бүләкләнеп тә Хезмәт ветераны исеме бирелмәгәч, пенсиягә чыккач ташламалардан файдалана алмаулары турында зар елап язган хатлар еш килә. Чөнки моңа кадәр Хезмәт ветераны исеме бирү өчен Россия Хөкүмәте һәм башкарма властьның федераль органнары тарафыннан бирелгән бүләкләр кирәк иде.
Күпсанлы газета укучыларыбызның әлеге хатларына җавап итеп, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан килгән мәгълүматны тәкъдим итәбез.
"Бишьеллык ударнигы", "Социалистик ярыш җиңүчесе" бердәм гомумсоюз билгеләре хезмәт ветераны исеме бирү өчен нигез булып тора. Бу очракта әлеге билгеләр белән бүләкләү элекке СССР, РСФСР министлыклары карары белән кабул ителгән һәм аның таныклыгында әлеге ведомствоның мөһере сугылган, кул куелган булырга тиеш.
Моның өчен гражданнарга социаль яклау идарәсенә әлеге билгенең таныклыгын һәм аның күчермәсен китерергә кирәк. Таныклыкта ике имза булырга тиеш. Әгәр имза берәү генә яки бөтенләй юк икән, хезмәт кенәгәсенең күчермәсен алып килү сорала. Ә анда теге яки бу билге белән бүләкләнү турында язу булырга тиеш.
Әгәр сезнең әлеге билге белән бүләкләнү турындагы таныклыгыгыз югалган икән, ә билге үзе исән сакланган булса да, хезмәт кенәгәсендә бүләкләнү турындагы язу булса, кенәгәнең күчермәсен һәм тагын өч төрле документның берсен - дәүләт органы (предприятие, оешма, учреждение) һәм тиешле профсоюз органының бүләкләү турындагы бердәм приказының расланган күчермәсе яки шул приказдан расланган выписка йә бүләкләнү турында раслаучы архив учреждениесе белешмәсен алып килергә була.
Моннан тыш, тагын шунысына игътибар итегез: бүләкләнү турындагы документыгызда исем-фамилиягез, әтиегезнең исеме шәхесне раслаучы документтагы белән туры килмәсә, бу проблеманы суд аша хәл итәргә була.
Әлеге таләпләр үтәлмәсә, социаль яклау идарәсендә документларыгызны кабул итмәячәкләр.
Хезмәт ветераны исеме алу буенча документларыгызны район социаль яклау идарәсендә 3нче кабинетка алып килергә мөмкин. Биредә Ольга Еремина сезгә тулы аңлатма бирер. Телефон 22639.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев