Чишмә авылында – зур өмә
Бу атнада якшәмбе көнне Чишмә авылында мәчет ачу тантанасы була. Башлана 10 сәгатьтә.
Әлеге бәйрәмгә әзерлек кысаларында Тирсә авыл җирлеге Советы, Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре изге йорт территориясен тәртипкә китерү буенча өмәгә чыктылар.
- Мәчет ачылу – саваплы гамәл. Бу эшкә үз өлешебезне кертә алуыбызга без бик тә сөенәбез, – диделәр өмәдә катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев