Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Өчпочмаклы хатларны бергәләп туплыйк

Бөек Ватан сугышының төп шаһитләре - сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының сафа елдан-ел сирәгәя. Шул сәбәпле алар күрсәткән батырлыкларны, дәһшәтле елларда кичергән авырлыкларны киләсе буынга тапшыру мөһим. Быел "Бердәм Россия" партиясе 1941-45 еллардагы фронт хатларын бергә туплау һәм системага салу буенча «Тарихи хәтер» исемле интернет-проект игълан иткән иде....

Бөек Ватан сугышының төп шаһитләре - сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының сафа елдан-ел сирәгәя. Шул сәбәпле алар күрсәткән батырлыкларны, дәһшәтле елларда кичергән авырлыкларны киләсе буынга тапшыру мөһим.

Быел "Бердәм Россия" партиясе 1941-45 еллардагы фронт хатларын бергә туплау һәм системага салу буенча «Тарихи хәтер» исемле интернет-проект игълан иткән иде. Фронт хатлары моңа кадәр дә музей фондларында сакланып килде. Хәзер безнең алга яңаларын - гаилә архивларында сакланганнарын табу бурычы куелды. Локомотив депосы тарихы музее җитәкчесе Любовь Сабурова, Исәнбай мәктәбенең музей җитәкчесе Гүзәл Зәйнуллина, Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаева, мәктәп музее җитәкчесе Василий Маркитоновка әлеге проектка кушылып безгә ярдәм иткәннәре өчен без бик рәхмәтле. Бүгенге көндә Әгерҗе районы тарихы музеенда һәм аның Салагыш, Тәбәрле, Иж-Бубый авылларындагы филиалларында сакланган 113 хат тикшерелеп системага салынды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының архив бүлегенә җибәрелде.

Хөрмәтле райондашларыбыз! Әлеге проект өч елга исәпләнгән. Без сезгә мөрәҗәгать итеп, әлеге чарада актив катнашуыгызны, гаилә архивларын барлавыгызны, фронттан килгән өчпочмаклы хатлар табылган очракта 22757 телефонына шалтыратуыгызны яки аларны Әгерҗе шәһәре Саетов урамы 8а йортына китерүегезне сорыйбыз. Һәр хат, күчерелмәсе алынгач, иясенә кире кайтарыла.

Әлеге өчпочмаклы хатлар киләсе буыннарга да барып җитсен өчен һәркем үз өлешен кертергә тырышсын иде.

Рәмзилә ШАКИРОВА,

Әгерҗе район тарихы музее директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев