Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хуҗаларча карарга өйрәник

Районның административ комиссиясе Исәнбайдагы күчмә утырышта авыл Советы депутатлары, оешма-учреждение җитәкчеләре, полициянең участок вәкиле белән очрашты. Комиссиянең баш белгече Александр Шамшурин исәнбайлыларны район башлыгының соңгы карарлары белән таныштырганнан соң, комиссия әгъзалары авыл урамнарын, оешма-учреждениеләрне тикшереп чыкты. Һава торышы еш үзгәреп тору сәбәпле, аяк асты бик көйсез бу көннәрдә. Шуңа күрә...

Районның административ комиссиясе Исәнбайдагы күчмә утырышта авыл Советы депутатлары, оешма-учреждение җитәкчеләре, полициянең участок вәкиле белән очрашты.
Комиссиянең баш белгече Александр Шамшурин исәнбайлыларны район башлыгының соңгы карарлары белән таныштырганнан соң, комиссия әгъзалары авыл урамнарын, оешма-учреждениеләрне тикшереп чыкты. Һава торышы еш үзгәреп тору сәбәпле, аяк асты бик көйсез бу көннәрдә. Шуңа күрә Александр Васильевич авыл җитәкчеләренә халык күпләп йөри торган кибет, балалар бакчасы, мәктәп, амбулатория, Мәдәният йорты алларындагы бозларны чабып, ком сибеп торырга киңәш итте. Әнә, Раил Симаков кибете барлык таләпләргә җавап бирә. Ишек төбе чистартылган, ком сибелгән, түбәдән кар төшерелгән, чүп савыты куелган. Балалар бакчасына, мәктәпкә кергәндә дә балалар таеп егылмаячагы көн кебек ачык. Чөнки биредәге хезмәткәрләр яшь буынның сәламәтлеген кайгыртып, көн саен ишек алдын тәртипкә китереп торалар. Ә менә ваклап сату предприятиесе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләренә комиссиянең баш белгече ясаган кисәтүгә колак салырга туры килер. "Көн саен иртән эшкә килгәч иң беренче ишек төбен чистартуны көндәлек гадәткә кертегез. Берәрсе егылып кулын яки аягын сындырса, үзегезгә җавап бирергә туры киләчәк бит" - диде Александр Васильевич.
Түбәләрдән карларны, боз сөңгеләрен төшерү, өй яннарында су агу өчен канаулар казу да - көнүзәк мәсьәләләр. Комиссия әгъзалары Совет һәм Ленин урамнары буйлап йөргәндә исәнбайлыларның бу эштә активлык күрсәтүләрен мактап телгә алдылар. Шулай ук капка төпләрендә төзелеш материаллары, утыннар булмавы да авыл җитәкчеләренең бу турыда халыкка аңлатулары турында сөйли. Шулай да кайбер өй каршысында кыш чыккан техниканы йә гаражга, йә ишегалдына кертеп куярга киңәш ителде.
Ә менә Октябрьская урамында яшәүчеләргә кызарырга туры килер, мөгаен. Биредәге техниканы, төзелеш материалларын күреп комиссия әгъзалары "телсез" калдылар. "Июнь аенда төзекләндерү, чистарту икеайлыгы төгәлләнгәч, шушы урамыгызны карарга махсус киләчәкмен. Шуңа кадәр биредә яшәүчеләр урамны тәртипкә кертсеннәр", - дигән бурыч куйды Александр Васильевич. Тагын бер мәсьәлә: Исәнбайда хуҗасыз йортларның күп булуы. Ә аларның җимерек, ауган коймалары авылны бик ямьсезли. Хуҗасыз этләрнең дә урамнарда күпләп йөрүе куркыныч тудыра. "Эт асраучыларга кисәтү ясагыз, штраф салыначагын белеп торсыннар: дүрт аяклы дусларын урамда йөртмәсеннәр", - диде А.Шамшурин.
Авыл башлыгы Фәнил Сираев комиссия әгъзалары ясаган кисәтүләрне бетерәчәкләренә ышандырды, яз һәм җәй айларында башкарачак эшләре белән таныштырды. Авылда карт тирәкләрне кисү, хуҗасыз йортларның капка төпләрендәге чүп үләннәрен чабу, атнага бер тапкыр урамнардан трактор белән хуҗалыкларның чүбен җыю, икеайлык вакытында барлык урамнарны чистарту, койма-баганаларны буяу, тәртикә китерү һәм башкалар. "Милли бәйрәм Сабантуйны Исәнбай матураеп, төзекләнеп каршы алыр дип ышандырам", - диде авыл башлыгы. Ә моның өчен авыл халкыннан зур активлык һәм тырышлык сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев