Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чын челлә алда әле

Чын челләне күрәселә­ребез алда әле. Синоп­тик­лар җәйнең икенче яртысына шундый һава торышы вәгъдә итә. Россия Гидрометеорология үзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршина сүзләренә караганда, атна азагында Россиянең кайбер төбәклә­рендә 33 градуска кадәр җылы булачак. Татарстан синоптиклары исә пәнҗешәмбе көнне үк 30 градустан югары һава торышы вәгъдә итә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә...

Чын челләне күрәселә­ребез алда әле. Синоп­тик­лар җәйнең икенче яртысына шундый һава торышы вәгъдә итә. Россия Гидрометеорология үзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршина сүзләренә караганда, атна азагында Россиянең кайбер төбәклә­рендә 33 градуска кадәр җылы булачак. Татарстан синоптиклары исә пәнҗешәмбе көнне үк 30 градустан югары һава торышы вәгъдә итә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүмат­ларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә кайбер ра­й­оннарда кыска вакытлы яң­гырлар яуса, көндез явым-төшемсез булачак. Терекө­меш баганалары төн­лә - 13-18 градус, көндез 26-31 градус җылы һава торышы күрсәтәчәк. Атна ахы­рында исә Татарстанда явым-тө­шемсез, эссе көн­нәр хөкем сөрәчәк.
 
Табиблар мондый эссе көннәрдә сәламәтлек турында да онытмаска ки­рәк­леген искәртә. Сигез сәгать тынчу бүлмәдә эшләп, эсселек бә­реп торган өегезгә кайтып керсәгез - организмга ике­ләтә авырга туры киләчәк, ди алар. Шуңа күрә табиблар челләдә иртә-кич табигатьтә йөрер­гә киңәш итә. Кондиционер белән дә артык мавыкмау яклы алар. Иң яхшысы - бүлмәдә дымлы чүпрәк белән тузан сөртеп, вентилятор кабызу. Эссе көнне, үзеңне мәҗбүриләп булса да, гадәттәгедән 1,5 тапкыр күбрәк су эчәргә киңәш ите­лә. Сусауны газсыз, балсыз су белән басу зарур. Челләдә алкоголь куллану йөрәк һәм кан тамырларына зыян ки­терергә мөмкин.
 
Июль ае сынамышларга иң бай айлардан санала. Күзәтүчән кешегә аның һәр көненнән нәтиҗә чыгарырлык, ди белгечләр. Әйтик, 15 июль көнне агачларда беренче саргайган яфрак­лар күренсә, көз һәм кыш иртә киләчәк. 16 июльдә чебен-черки өерләре белән очып йөрсә, алдагы җиде тәүлектә яхшы һава торышы сакланачагын көт. 26 июльдә исә аеруча игътибарлы булу сорала. Бу көнне явым-төшемсез һава торышы күзәтелсә - көз уңышка бай булачак, көчле яңгырлар исә уңышның начар булачагы турында ки­сәтә.
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев