Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сыйныф җитәкчесе – икенче әни

Узган атнада 4нче шәһәр мәктәбендә "Сыйныф җитәкчесе-2013" педагогик бәйге узды. "Сыйныф җитәкчесе - укучыларның икенче әнисе. Баланың мәктәпкә зур теләк белән йөрү-йөрмәве, кәефе, тормышка карашы сыйныф җитәкчесенең нинди булуына турыдан-туры бәйле", - диде мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина. Әлеге бәйгедә катнашырга 14 укытучы теләк белдергән, шуларның 6сы финалга...

Узган атнада 4нче шәһәр мәктәбендә "Сыйныф җитәкчесе-2013" педагогик бәйге узды.
"Сыйныф җитәкчесе - укучыларның икенче әнисе. Баланың мәктәпкә зур теләк белән йөрү-йөрмәве, кәефе, тормышка карашы сыйныф җитәкчесенең нинди булуына турыдан-туры бәйле", - диде мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина.
Әлеге бәйгедә катнашырга 14 укытучы теләк белдергән, шуларның 6сы финалга узган. "Сезнең кулда - укучы язмышы. Аның алдагы тормышы нинди булачагы өчен сыйныф җитәкчесе әти-әни кебек үк җаваплы," - дигән сүзләр белән сәламләде район башлыгы Валерий Макаров укытучыларны.
Финалда Миләүшә Сөләйманова (2нче шәһәр мәктәбе), Елена Гульнева (3нче шәһәр мәктәбе), Наталья Серебрянникова (4нче шәһәр мәктәбе), Гөлнара Әлмөкәева (Иж-Бубый мәктәбе), Светлана Пономарева (Красный бор мәктәбе) катнаштылар. Аларга көч биреп торырга укучылар һәм хезмәттәшләре килгән иде. Беренче турда укытучылар үз сәләтләрен, мавыгуларын күрсәтергә, педагогик карашларын тәкъдим итәргә тиеш иде. Һәр чыгышны караганда, укытучыларның төрле яклап сәләтле булуларына соклану арта гына барды. Үз педагогик карашларын алар шигъри юллар, фото һәм видеоматериаллар аша тәкъдим иттеләр. "Баланың үз-үзенә ышанычын тудыру, аңа сәләтен ачарга ярдәм итү. Сыйныф җитәкчесенең төп бурычы әнә шуннан гыйбарәт". Һәр чыгышта шушы фикер кызыл җеп булып үрелеп барды.
Икенче бәйге "Минем педагогик хәзинәм" дип аталды. Баланың мәктәптә уздырган һәр минутын ничек итеп бәйрәмгә әйләндерергә? Бала шәхес булып үсеп җитсен өчен мин барысын да эшлимме? Бу турда педагоглар әнә шул сорауларга җаваплар эзләделәр. Укытучы артист та, сүз остасы да булырга, күз карашы, кул хәрәкәте белән дә укучыны ышандыра белергә, аңа дөрес юлны күрсәтергә, бу катлаулы дөньяда үз урынын табарга ярдәм итәргә тиеш. Презентацияләре аша бәйгечеләр шушы хакыйкатьне расларга омтылдылар.
Ниһаять, бәйге ахырына якынлашты. I урынга Миләүшә Сөләйманова, II урынга Гөлнара Әлмөкәева, III урынга Наталья Серебрянникова лаек булды. Жюри рәисе аларга автуст киңәшмәсендә Диплом һәм акчалата бүләк тапшырылачагын әйтте. Тик бу бүләкләр бәйге тәмамлангач ук бирелсә күңеллерәк булыр иде. Вакытында алган бүләк аеруча кадерле бит ул.
Рәсимә ГАРИФУЛЛИНА.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев