Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сөт җыючылар алдамасын

Күләгәштә гражданнар җыелышында халыктан сөт сатып алу бәясенең бик түбән булуы турында сүз кузгатмаган булсалар, белмим, бу хәл тагын күпме дәвам иткән булыр иде икән? Җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров бу төбәктә халыктан сөтне 7сум 80 тиен белән җыюларын белгәч, "телсез" калды. "Узган елның сентябрендә "Вамин" җәмгыятенең...

Күләгәштә гражданнар җыелышында халыктан сөт сатып алу бәясенең бик түбән булуы турында сүз кузгатмаган булсалар, белмим, бу хәл тагын күпме дәвам иткән булыр иде икән?
Җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров бу төбәктә халыктан сөтне 7сум 80 тиен белән җыюларын белгәч, "телсез" калды. "Узган елның сентябрендә "Вамин" җәмгыятенең Чаллыдагы филиалы директоры Рәзиф Кәримов белән халыктан сөтне кимендә 9 сум белән сатып алу турында килешкән идек бит. Бу турыда сезгә район газетасы аша да хәбәр иттек. Ә сез белә торып, шундый түбән бәягә сөт сатып ятасыз. Нигә моңа кадәр чаң сукмадыгыз? Иртәгә үк бу проблемага ачыклык кертәчәкбез", - дигән иде район җитәкчесе.
Дөрестән дә, "Кама" ширкәте, Бима, Девәтернә, Күләгәш, Нарат, Пеләмеш, Иске Эсләк, Үтәгән, Кадыбашта халыктан сөт җыеп, аны "Вамин"га тапшырган. Бер литр сөт өчен "Вамин" 9 сумнан түләсә дә, халык кулына аның 7,80 сумы гына килеп кергән. Районда шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы тагын 6 кооператив эшли. Алар халыкка сөт өчен 9-10 сум түләгәннәр. Иң түбән бәя "Кама"да булган. Валерий Макаров бу хәлгә кичекмәстән нокта куярга әмер бирде.
Шулай итеп, 1 февральдән Бима, Күләгәш, Пеләмеш, Девәтернә, Нарат, Иске Эсләк, Үтәгән, Кадыбаш халкыннан сөтне Тирсә эшмәкәре Равил Харисов 11 сум белән җыячак. Ул сөт тапшырып баручылар белән 15 көн саен исәп-хисап ясап барачак. Валерий Макаров: "Авыл халкы зур хезмәт куеп җитештергән сөтне арзан бәягә сатып алуга юл куймаячакбыз. 1 февральдән сөт җыючы башка кооперативлар да сөтнең бер литрын 11 сум белән җыярга тиеш", - дигән катгый таләп куйды.
Әгәр сезнең авылда эшмәкәрләр сөтне 11 сумнан да түбән бәягә җыялар икән, кичекмәстән район хакимиятендәге "ышаныч телефоны"на 21560 яки редакциягә 22861, 22962 телефоннарына шалтыратып хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев