Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чулпан НУРМӨХӘММӘТОВА: Минем туклануымдагы төп кагыйдә – ризык күләмен чиклә

Газета укучыларыбызга “Ә сез дөрес туклануга игътибар итәсезме?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек

Соңгы елларда дөрес туклану темасына бик күп сөйләнә. Һәм әлеге тема бик тә киң колачлы. Без исә газета укучыларыбызга “Ә сез дөрес туклануга игътибар итәсезме?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

Чулпан НУРМӨХӘММӘТОВА, Әгерҗе шәһәре:

–     Минем туклануымдагы төп кагыйдә – ризык күләмен чикләү. “Ашаганнан соң кеше табыннан җиңелчә ачлык хисе белән торып китәргә тиеш” дигән кагыйдәне төгәл үтәүне максат итеп куям. Кунакка баргач та шуңа тугрылык саклыйм. Әйтик, кеше ике кашык салат ашаса, мин берне генә салам. Һәр иртәдә бер стакан салкын су эчәм. Кичке алтыдан соң ашамаска тырышам. Чәй эчкән очракта да йә лимон, йә җимеш кенә салам. Чәйне бал белән дә эчәргә яратам. Ә конфет, шоколад,  кайнатма кебек баллы ризыкларны артык кулланмыйм. Соңгы елларда җиләк-җимешне дә шикәр комы салмый гына туңдырам. Камыр ризыкларын бик яратып пешерәм. Үзем дә ашыйм, әмма чаманы онытмыйм. Көн саен җәяү йөрергә тырышам. Төрле физик эш башкарырга да яратам. Гомумән, мин гел хәрәкәттә булу яклы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев