Чулпан Хикмәтуллина: Авылдашларыбыз “Без – бергә!” акциясенә бу юлы да бик теләп кушылдылар
«Моңа кадәр дә хәрбиләргә маскировка челтәрләре үреп, посылкалар салган идек инде..»
Җәй көне өйдә дә эш күп булуга карамастан, авылдашларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә булышуга юнәлдерелгән “Без – бергә!” акциясенә бу юлы да бик теләп кушылдылар.
Моңа кадәр дә хәрбиләргә маскировка челтәрләре үреп, посылкалар салган идек инде. Бу юлы Әгерҗе волонтерлары җибәргән ике йөз метр материалдан тагын тугызны үрдек. Безгә күрше Чилчә авылынннан да активистлар кушылды. Ә яшь авылдашыбыз Айсылу Галиева әлеге эшнең асылын аңлап бетермәүчеләр өчен мастер-класс күрсәтте. Чөнки аны үрү бик җиңел кебек тоелса да, үз нечкәлекләре бар. Бер атна эчендә маскировка челтәрләре әзер булды.
Хәрбиләргә төрле шифалы үләннәрдән чәйләр дә әзерләдек. Аны ясау серләре белән шулай ук өлкән авылдашыбыз Илзия Әхмәтшина “Туган якның тәмле чәйләре” дип аталган мастер-класс аша таныштырды. Башта төрледән-төрле файдалы үләннәрне җыеп, өйләрдә киптердек. Аннан клубка алып килеп чәй эчкәндә кулланылучы махсус пакетларга тутырып чыктык. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән “фирменный” эмблемалар да ябыштырдык. Әгерҗе районы Ямурза авылыннан икәнлеген дә күрсәтергә онытмадык. Сүз уңаеннан, махсус хәрби операция зонасында безнең җирлектән киткән ир-егетләр дә хезмәт итә бүген. “Без – бергә!” акциясеннән аларның әниләре, тормыш иптәшләре дә читтә калмады.
Хәрбиләр өчен бик тә кирәкле маскировка челтәрләре, туган як җылысын кушып ясалган шифалы чәйләр, авылдашлырыбыз биргән башка кирәкле күчтәнәчләр салынган посылкаларны күптән түгел Әгерҗе һәм Алабуга волонтерларына илтеп тапшырдык. Алар солдатларыбызга барып та җиткәндер инде.
Хәзер тынычлыгыбыз сагында торучы хәрбиләргә хатлар язабыз. Аларны язуга да балалар бик җитди карыйлар. “Безнең кайнар сәламнәребез, ихлас теләкләребез солдатларга барып ирешсен дә, аларга яшәү көче өстәсен, җиңүне якынайтырга ярдәм итсен”, дип телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев