Дачада чүп-чар яндыру кагыйдәләре үзгәрә
Үзгәрешләр 1 марттан үз көченә керә
Чүп-чар, яфрак һәм коры калдыкларны торак корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт ителәчәк. Үзгәрешләр 1 марттан үз көченә керә. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Әлеге яңалык нигезендә, чүп-чар яндыра торган урын белән йорт арасы хәзер 50 метр урынына 15 метр булачак, ә чүпне тимер савытта яндырган очракта аны 7,5 метрга кадәр кыскартырга рөхсәт ителә», - дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.
Шул ук вакытта, теләсә нинди очракта да һава торышын исәпкә алырга һәм саклык чараларын күрергә кирәк. Чүп-чарны җилсез көнне яндыруың хәерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев