Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Дарья Шмырина полициядә хезмәт итү турында мәктәптә укыган елларыннан ук хыялланган

Мөгаен, әтисенең дә йогынтысы булгандыр

Бу кызны урамда штат киемендә очратканда инде өченче елын тикшерүче булып эшли дип уйламассың да. Җинаять эшләрен тикшерү, хәрби әзерлек, хәрби алымнар – Дарья ШМЫРИНА боларның барысын да булдыра.

Полициядә хезмәт итү турында Даша мәктәптә укыган елларыннан ук хыяллана.

– Мин туган шәһәремә кайтасымны һәм нәкъ менә юридик юлдан китәсемне күзаллый идем, – дип раслый ул.

Мөгаен, әтисенең дә йогынтысы булгандыр. Әтисе Андрей Евгеньевич – хөрмәтле полиция ветераны, озак еллар полиция начальнигы булды, аннан Баулы бүлекчәсе белән җитәкчелек итте. Гимназияне тәмамлаган кызны әтисенең шушы һөнәре аркасында еш кына өйдә булмавы да куркытмаган.

Даша Казан Югары суды каршындагы Россия дәүләт гадел хөкем университетына укырга керә. Гражданлык-­хокукый юнәлешне сайлый.

– Укуы бик катлаулы, әмма кызыклы булды, – ди Дарья. – Гражданлык юнәлеше төрле өлкәләрне колачлый. Без хезмәт, гаилә, гражданлык, салымга кагылышлы законнарны өйрәндек. Эш барышында очрашырга туры киләчәк төрле хәлләрне импровизацияләнгән суд залларында “уйнап” карый идек.

Ул чакта кыз аның эше нәкъ менә җинаять законнары белән тыгыз бәйле булачагын уйламый да. Әмма тикшерү бүлекчәсендә стажировка узарга тәкъдим иткәч, ул кыю рәвештә ризалаша. Хәзер Дарья җинаять эшләрен тикшерә, тикшерү гамәлләре, сорау алу, күзгә­күз очрашулар уздыра.

– Башта сорау алу куркыта иде: йә кирәкмәгәнне сорап куярсың, йә урынсыз сүз әйтерсең, – дип искә ала ул.

– Ярты елдан ияләштем. Сорау алуны тыныч, каушамыйча, җиңел һәм ирекле рәвештә алып бара башладым.

Аңа кемнәр белән генә эшләргә туры килми: балигъ булмаганнардан алып өлкәннәргә, караклардан алып мошенникларга кадәр. Тикшерүче Дарья Андреевна аларның һәркайсына ачкыч таба белә.

Эшнең катлаулылыгына карап, бер җинаять эшен тикшерүгә ике атнадан алып ике айга кадәр, кайчак күбрәк тә вакыт китәргә мөмкин. Кайвакыт документлар белән кичке сәгать 8­9ларга кадәр дә утырырга туры килә. Ул физик яктан да, рухи яктан да авыр булуын яшерми.

– Ләкин миңа ошый. Эшнең килеп чыгуын тою көч өсти. Тикшерүдә эшләвемә дә һич үкенмим. Биредә шаблоннар юк. Һәрвакыт яңа эш, яңа кешеләр, яңа вакыйгалар. Һәр эшне тикшергән саен күбрәк беләсең, – дип йомгаклый кыз.

Өлкән хезмәттәшләре яшь тикшерүчене ихлас хөрмәт итәләр.

– Бик җаваплы, максатчан кыз. Үзенә тапшырылган эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкара. Үзе укый, үзе эшли, үзе куйган максатына ирешә, – ди Әгерҗе районы бүлеге начальнигының шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесе Айгөл Арсланова.

Өлкән буынга алмашка үз эшләренә әнә шулай бирелгән яшь буынның килүе – үзе үк күңелле күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев