Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Дәүләт Думасы: «Депутатларга бернинди бронь да юк»

Володин депутатларны махсус операциядә катнашырга чакырды

Россия депутатларының өлешчә мобилизация кысаларында броньлары юк, дип белдерде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин. Ул критерийларга туры килгән барлык парламентарийларны Украинадагы махсус операциядә катнашырга чакырды, дип яза Татар-информ.

Ул билгеләп үткәнчә, депутатларны мобилизацияләү — россиялеләрне кызыксындыра торган мәсьәләләрнең берсе.

«Кем өлешчә мобилизация таләпләренә туры килә, махсус хәрби операциядә катнашуы белән булышырга тиеш. Депутатларга бернинди бронь да юк», - дип язган Володин үзенең Телеграм-каналында.

Искәртик, 21 сентябрьдә иртән Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга имза куйды.

Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш, бу гражданнарның гомуми саныннан 1 проценттан бераз артыграгын тәшкил итә. Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә, студентлар һәм «срочник» солдатлар анда эләкми.

Өлешчә мобилизация повесткасын дәүләт хезмәтләре аша җибәрергә планлаштырылмый, диделәр Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев