Яшәеш
Декабрь тагын да салкынрак булачак, әгерҗелеләр
Бу көннәрдә үзәкләргә үтеп искән җил аяктан ега, өшетә. Температура -12 градус кына булса да ул -25 м кебек тоела. Көнбатыштан искән җилнең әле болай салкын булганы юк иде, ди белгечләр. Шулай да тагы ике көннән һава торышы үзгәрә: -5,-6 градуска кадәр күтәрелә, чәршәмбе көнне кар да явуы ихтимал. Аннан...
Бу көннәрдә үзәкләргә үтеп искән җил аяктан ега, өшетә. Температура -12 градус кына булса да ул -25 м кебек тоела. Көнбатыштан искән җилнең әле болай салкын булганы юк иде, ди белгечләр. Шулай да тагы ике көннән һава торышы үзгәрә: -5,-6 градуска кадәр күтәрелә, чәршәмбе көнне кар да явуы ихтимал. Аннан инде атна ахырында +1 булыр, дип көтелә һәм карлы яңгыр да яварга мөмкин.
Шунысы начар, үткән атна ахырыннан һәм бу атна буе җирнең магнит кыры тыныч түгел. Магнит давыллары уйнап тора: я бер көчәя, я бер тына. Бу хәл йөрәк авырулары, кан басымы югары яки түбән кешеләр сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч.
Әле кыш башланмаган, шулай да һава торышы безне үзәкләргә үтеп сыный. Гидрометеориологлар декабрь аенда -25; -30 градуслы салкыннарга әзер булырга куша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев