Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Декларация тапшыру кампаниясе ахырына якынлаша

2017 елга керемнәр буенча декларация тапшыру кампаниясе 3 майда тәмамлана.

 

2017 ел өчен 3-НДФЛ формасындагы декларцияне кемнәр тапшырырга тиеш соң?

  • Өч елдан кимрәк вакыт кулланылышта булган фатирларын сатучылар;
  • башка милекләрен, шул исәптән 3 елдан кимрәк вакыт милек булып исәпләнгән машиналарын сатучылар;
  • кыйммәтле кәгазь сатучылар;
  • якын туганнарыннан кыйммәтле  бүләк алучылар;
  • лотерея отучылар;
  • милекләрен арендага биреп торучылар;
  • чит илдәге чыганаклардан керем алучылар.

Бу хакта тулырак мәгълүматны РФ Салым Кодексының 228нче маддәсеннән, шулай ук Россия федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru рәсми сайтының “Керемнәр“ бүлегеннән табарга була.

Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен Россия Федераль салым хезмәтенең 9нчы санлы районара бүлекчәсе дүшәмбе һәм чәршәмбе – 8-17, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә – 8-19, җомга 8-16.15 сәгатьләрдә төшке ашсыз эшли. Һәр айның икенче һәм дүртенче шимбәсендә 8-13 сәгатьләрдә дә – эш көннәре.

Физик затларның кеременә салым буенча телдән консультацияне 88002222222 номеры буенча Бердәм контакт үзәге телефоныннан алырга була.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев