Депутатлар хоры Әгерҗе хатын-кызлары өчен җыр башкарды
Гүзәл затларны Казанда котладылар
Казанда халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсына нәтиҗә ясадылар. Тантаналы чарада Әгерҗе районы делегациясе: Валентина Шурметова, Гөлфия Симакова, Фирая Солтанова, Любовь Максимова, Наталья Матвеева һәм Наталья Володских та катнашты.
Җыелган гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән Казан мэры Илсур Метшин котлады.
Ул ассызыклаганча, Татарстанда гаҗәеп матур һәм хезмәт сөючән хатын-кызлар яши.
Килгән кунаклар өчен бу көнне Казан вокаль һәм бию коллективлары катнашында концерт оештырылды, ә ахырда Казан шәһәр думасы депутатлары хоры алар өчен җыр башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев