Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Дәүләт ярдәм итә

Кулыннан эш килгән, актив, уңган авыл кешесенә шәхси хуҗалыгын үстерү өчен дәүләт бүген төрле яклап ярдәм итәргә әзер. Авылда шәхси эшен башлап җибәрергә, шәхси хуҗалыгын үстерергә теләүчеләргә нинди төр ярдәм күрсәтелә? Тагын бер тапкыр шул турыда исегезгә төшерәбез. 1. Терлекчелек биналары төзү һәм терлек сатып алу өчен шәхси хуҗалыкларга 5...

Кулыннан эш килгән, актив, уңган авыл кешесенә шәхси хуҗалыгын үстерү өчен дәүләт бүген төрле яклап ярдәм итәргә әзер. Авылда шәхси эшен башлап җибәрергә, шәхси хуҗалыгын үстерергә теләүчеләргә нинди төр ярдәм күрсәтелә? Тагын бер тапкыр шул турыда исегезгә төшерәбез.
1. Терлекчелек биналары төзү һәм терлек сатып алу өчен шәхси хуҗалыкларга 5 елга кадәр 1 млн сумга кадәр, крестьян-фермер хуҗалыкларына 8 елга кадәр 10 млн сумга кадәр ташламалы кредит. Банкның процент ставкасы - 13-14 процент, шуның 8,25 проценты субсидияләнә, ягъни хуҗасына кире кайтарыла.
2. Югары технологияле гаилә фермалары төзүчеләргә
а) җиһаз бәясенең 50 проценты кире кайтарыла;
б) сатып алган мөгезле эре терлекнең 1 кг тере авырлыгы өчен 40ар, сарык, кәҗә, дуңгыз өчен 30ар сумнан компенсация түләнә;
в) фермага илтүче юллар төзү, ферма яны территориясен төзекләндерү өчен дә дәүләт ярдәм итә (бер фермага кимендә 50 метр).
3. "Лизинг-грант" программасы. Техника, җиһаз бәясенең 45 процентын кире кайтарыла, ләкин "Авыл бизнесы" юнәлеше буенча 500 мең сумнан артык түгел.
4. Үзмәшгульлек программасы буенча шәхси эшен башлап җибәрү өчен 58800 сум кире кайтарылмый торган субсидия бирелә.
5. 2012 елдан югары уку йортын тәмамлап, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә кайтучы яшьләргә 100 мең, техникум тәмамлаганнарга 50 мең сум ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, ай саен ике ел дәвамында аларның хезмәт хакларына 5 мең сум акча өстәләчәк.
Дәүләт шундый ярдәм күрсәткәндә, файдаланып калырга тырышыгыз. "Алма пеш, авызыма төш" дип ята торган заман түгел хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев