Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Девятерня авыл җирлеге – беренче урында

Халык җыенында бүләкләделәр

Һәр елны Яңа ел алдыннан уздырылучы “Кышкы әкият” бәйгесенең “Яңа ел әкиятендә кунакта” номинациясендә Девятерня авыл җирлеге беренче урын алды. 

Девятерня авыл җирлегендә узган җыен барышында район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев девятернялыларны шушы зур җиңүләре белән ихлас котлап, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм акчалата бүләк тапшырды. 

– Мин кар сыннарын ясау барышының шаһиты булдым, чөнки нәкъ шул вакытларда авылга килгән идем. Әлеге эштә мәдәният хезмәткәрләре белән беррәттән бик күп авыл халкының да катнашуы игътибарга лаек. Рәхмәт сезгә, – диде Илфат Ильяс улы. – Девятерня авыл җирлеге республика бәйгесендә дә катнаша. Чын күңелдән уңышлар телибез. 


Нарат авыл клубы тирәсен бизәүгә зур тырышлык куйган әлеге оешма мөдире Гөлсөяр Хаҗиеваның да хезмәте югары бәяләнде: клуб “Кышкы могҗиза” номинациясендә өченче урынга лаек. Илфат Ямалиев аны да котлап, Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. 


Гали авылыннан фермерлык белән шөгыльләнүче Фәрхушиннар гаиләсе дә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

– Бу гаилә җирлек тормышында да актив катнашып килә, район авыл хуҗалыгын үстерүгә дә лаеклы өлешен кертә, – диде район башлыгы урынбасары, ихлас рәхмәт сүзләре җиткереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев