Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Девятерня өлкәннәре сайлау участогына иң беренче булып килделәр

90 яшьлек Сабирҗан Хуҗин һәм 84 яшьлек Вәсимә Гатауллина “сайлау – безнең өчен бәйрәм ул”, диләр

Бүген Татарстан Республикасы Рәисен һәм V чакырылыш Әгерҗе районы муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар көнендә Девятерня авылында яшәүче хезмәт ветераннары Сабирҗан ага белән Вәсимә апа 507нче сайлау участогына иң беренчеләрдән булып килделәр.

–    Һәр сайлауга парлап һәм иртәнге якта йөрибез. Бик рәхәт яшибез, шөкер. Бар нәрсә җитеш, мул. Матур, өметле киләчәк өчен үз тавышыбызны бирү – зур бәхет ул, – диделәр алар.

Сабирҗан Шәех улы күп еллар Девятерня урманчылыгында урман кисүче булып эшләгән. Бу авыр эшне намус белән башкарган. Бик күп Мактау грамотларына, Хезмәт ветераны исеменә лаек булган.

Вәсимә Зиннәтулла кызы К.Маркс исемендәге колхозда тавык та, бозаулар да караган, сыер да сауган. 

–    Нинди генә эш башкарырга туры килсә дә, сынатмадым. Кул көче күп соралды, эш авыр иде, әмма зарланмадык, – ди Вәсимә апа.
Ул да – Хезмәт ветераны. Эшләгән вакытта өч тапкыр авыл Советы, бер тапкыр район Советы депутаты булып сайланган. 

Бу пар 18 ел элек бергә булган. Сабирҗан абыйның гомер иткән хатыны вафат булгач, ялгызыма авыр дип, бергә яши башлаганнар. 

–    Картлык көнебездә бер-беребезгә иптәш, таяныч без, – диләр алар.  

Искәртеп үтәбез:
 

Бердәм тавыш бирү көнендә районда 45 сайлау участогы оештырылды, шуларның 29ы – авылларда, 16сы – шәһәрдә. 
Сайлау участоклары 7дән 20 сәгатькә кадәр ачык. 
Сайлау комиссияләренең эше, тавыш бирү тәртибе, башка сораулар белән территориаль сайлау комиссиясенә шалтыратырга мөмкин. Телефоннары: 22955, 21561, 22705.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев