Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Девятерня сәхнәсендә – “Пар аккошлар” спектакле

Девятерня авылында үзешчән артистлар җыр-биюгә дә осталар, сәхнә әсәрләрен дә бик оста уйныйлар

Әниләр көне уңаеннан “Картаямыни соң йөрәк?” татар халык театры Гөлшат Мөхәммәтшинаның “Пар аккошлар” өч пәрдәлек драмкомедиясен тәкъдим итте. Әсәрне сәхнәгә Мәдәният йорты мөдире, режиссер Фәнис Арсланов куйды. 

Әлеге спектакльдә сүз картлар йортында гомер кичерүче карчыкларның язмышы турында бара. Үзешчәннәребез – төп рольдә уйнаган Нурия Нәбиуллина, Фәнис Арсланов, Алия Арсланова, Гөлия Шәрипова, Ләрисә Нәҗметдинова, Алия Ясәвиева, Зөлфия Фәйзуллина, Гөлшат Гатауллина үз рольләрен тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп бик оста башкардылар. Видео-фотога төшерүче оператор Әлфидә Галимова, ярдәмчеләр Асылгөл Ногманова, Гөлсияр Хаҗиева да үз вазифаларын бик төгәл үтәделәр. 

Спектакльне карарга күрше авыллардан да килүчеләр күп булды. Залда алма төшәр урын да юк иде. Тамашачылар спектакльне тын да алмый карадылар. Чынлап та, заманча, гыйбрәтле әсәрдә көләрлек тә, уйланырлык урыннар күп булды. Соңыннан тамашачылар үзешчән артистларны басып алкышладылар. 
Спектакльне район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, җирлегебез башлыгы Эрнест Ганиев та тамаша кылдылар. Алар сәхнә әсәренең югары дәрәҗәдә куелуын билгеләп үттеләр, артистларның осталыгына соклануларын белдерделәр һәм уңышлар теләделәр. Бу спектакльне башка авылларда яшәүчеләр дә күрергә тиеш дигән бурыч куйдылар. 

Билетлар сатудан җыелган акча махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм булачак.

Алия АРСЛАНОВА.
Девятерня авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев