Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Диспансерлаштыруны оештыруда иминият вәкилләренең роле нинди

Газета укучыларыбыз диспансерлаштыру белән бәйле күп кенә сораулар белән редакциягә дә мөрәҗәгать итәләр. Без аларга җавап бирүен үтенеп, ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу МИФТАХОВАга мөрәҗәгать иттек. - Иминият медицинасында шәхсиләштерелгән мөнәсәбәт каралганмы? - Соңгы вакытта сәламәтлек саклауга кертелә торган медицина ярдәме күрсәтүнең пациентка йөз тоткан моделе пациентларның...

Газета укучыларыбыз диспансерлаштыру белән бәйле күп кенә сораулар белән редакциягә дә мөрәҗәгать итәләр. Без аларга җавап бирүен үтенеп, ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу МИФТАХОВАга мөрәҗәгать иттек.

- Иминият медицинасында шәхсиләштерелгән мөнәсәбәт каралганмы?

- Соңгы вакытта сәламәтлек саклауга кертелә торган медицина ярдәме күрсәтүнең пациентка йөз тоткан моделе пациентларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау эшенә карата да шундый ук мөнәсәбәт булдыруны таләп итә. 2016 елдан башлап, иминият вәкилләре (иминият ышанычлылары) институты эшли башлады. Алар - медицина ярдәме күрсәтү барышының һәр этапбында иминләштерелгән затларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү бурычын хәл итү белән шөгыльләнүче иминият компанияләре хезмәткәрләре. Елдан-ел иминият вәкилләренең эш төре арта бара. Бүген иминият вәкилләре контакт-үзәкләрдә мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме алуны оештыру һәм алу мәсьәләләре буенча консультация бирә, иминләштерелгән затларга шәхси төстә (телефон буенча, СМС-хәбәрләр ярдәмендә) диспансеризация үткәрелү турында хәбәр итә, планлы госпитальләштерү үткәрелмәү сәбәпләренә (кем баш тарткан: пациентмы яки медицина оешмасымы) мониторинг ясый. Быелдан башлап иминият вәкилләре диспансеризация узган затларның сәламәтлеге торышы төркемнәре, диспансер күзәтүенең тулылыгы һәм сыйфаты күрсәткечләрен, шулай ук пациентларның табиб билгеләгән дәвалауны ни дәрәҗәдә кабул итүен бәяли.

- Гомумхалык диспансеризациясен оештыруда һәм үткәрүдә иминият вәкилләренең роле нинди?

- Белгәнебезчә, диспансеризациянең төп максаты - авыруларны профилактикалау. Формаль төстә үткәрелмәсә, ул җитди авыруларның беренче һәм яшерен билгеләрен ачыкларга һәм аларны үзвакытында дәвалауга керешергә, шулай ук инсульт, миокард инфаркты, шикәр диабеты, яман шеш кебек авыруларның, ягъни еш кына эшкә яраклы яшьтәге кешеләрнең үлеменә китерә торган авырулар үсеш алуның куркыныч факторларын билгеләргә ярдәм итә.

Диспансеризация гражданнар беркетелгән поликлиникаларда бушлай үткәрелә һәм ике этаптан тора. Беренче этапта югарыда санап кителгән җитди авырулар үсеш алуның куркыныч факторлары билгеләнә. Аларга артериаль кан басымы югары булу, холестерин артып китү, глюкоза, тәмәке тарту, алкогольне чамасыз куллану, рациональ тукланмау, физик активлык түбән булу һәм тән массасы артык булу керә. Аларның күбесен пациентларның анкета тутырганда үзләре күрсәтә торган мәгълүматлары нигезендә, шулай ук диагностика тикшерүләрен үткәргәндә дә ачыклап була. Кешенең яше өлкәнрәк булган саен, тикшеренүләр исемлеге дә арта бара.

Бүген, стандарт тикшеренүләрдән тыш, аналык муентыгы рагын диагностикалау максатыннан чыгып, сыеклык онкоцитологиясе һәм туры эчәк рагын ачыклау өчен иммунохимик ысул белән яшерен кан булу-булмауны ачыклау буенча кал анализы кебек югары тоемлы ысуллар кулланыла. Пациентның анализлары һәм башка тикшеренүләре нәтиҗәләрендә үзгәрешләр, шулай ук куркыныч факторлары булса, ул өстәмә рәвештә, тагын да җентекләбрәк тикшерү һәм диагноз кую өчен диспансеризациянең икенче этабына җибәрелергә тиеш. Менә бер мисал. Диспансеризациянең беренче этабында пациентта беренче тапкыр артериаль кан басымы, холестерин дәрәҗәсе югары булу, симерү ачыкланды, ди. Анкетасында ул кайчакларда кулларының оюы һәм әбисенең 61 яшендә инсульттан үлүе турында яза. Мондый очракта пациент инсультка китерүче кан тамыры кысылу түгелме дигән сорауга җавап табу максатында баш мие кан тамырларын тикшертү өчен УЗИга җибәрелергә тиеш. Әгәр дә патология табылса, пациент табибка консультациягә һәм алга таба дәвалануга җибәрелә. Шулай итеп, үзвакытында диагностика үтү һәм дәвалану күп кенә катлаулы авыруларны булдырмый калуга ярдәм итә.

Өлкән яшьтәгеләр өчен диспансеризация өч елга бер тапкыр үткәрелә. Беренчесе - 21 яшь тулуга, алга таба өч ел интервал белән. Халыкны диспансеризация үтүгә җәлеп итүдә төп рольне иминият вәкилләре уйный.

Икенчедән, алар үзләренең диспансеризация үтәргә тиешле иминләштерелгән затларын поликлиникага чакырырга тиеш. Моны телефоннан шалтыратып, СМС- хәбәр яисә хат җибәреп эшләргә була. Шулай эшләгәннән соң да граждан диспансеризациягә килмәсә, иминият вәкиле аның килмәү сәбәпләрен шалтыратып тәгаенли ала.

Иминият вәкиле шулай ук диспансеризация үткән иминләштерелгән затка аның үткәрелгән профилактика чараларыннан канәгать булу-булмавын бәяләү һәм оештыру характерындагы проблемаларны ачыклау максатыннан чыгып шалтырата ала.

Иминият вәкилләренең эше моның белән генә чикләнми. Гражданнар теге яки бу поликлиникада диспансеризацияне оештыруда булган җитешсезлекләрне күрсәтә икән, иминият компаниясе, медицина оешмасы белән берлектә, барлык кимчелекләрне тикшерергә һәм аларны бетерү чараларын күрергә тиеш. Әмма бу иминият вәкиленең шалтыратканын һәм сорашканын көтеп утырырга кирәк дигән сүз түгел. Һәркем үз иминият компаниясенә, контакт-үзәк телефоны аша мөрәҗәгать итеп, диспансеризацияне оештыруның ошаган яки ошамаган яклары турында хәбәр итә ала. Җәмәгатьчелек фикерен белү һәм "кире элемтә" поликлиниканың үзе һәм сәламәтлек саклау органнары, фонд, иминият компанияләре өчен дә бик мөһим Көчләрне әнә шулай берләштергәндә генә хәлне яхшы якка үзгәртеп була.

- Иминият компаниясе белгечләре белән ничек элемтәгә керергә?

- Мәҗбүри медицина иминияте полисында иминият компаниясенең телефон номеры күрсәтелгән. Аның буенча шалтыратып, һәркем үзенең соравына җавап алырга мөмкин. Иминләштерелгән гражданнар бу номерны үзләренең адреслар китапчыгына да өстәп куйса, тагын да әйбәт булыр иде. Халыкка уңай булсын өчен Татарстан территориясендә 2016 елның 1 июнендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминият медицина оешмаларының күпканаллы телефоннары белән интеграцияләнгән бердәм контакт-үзәк төзелде (аның түләүсез номеры: 8-800-200-51-51).

- Әгәр дә кеше эшләсә һәм аңа поликлиникага килергә авыр булса, бу очракта нишләргә?

- Эшләүче гражданнар өчен эш көннәрендә диспансеризация узу проблема булырга мөмкин. Аларны аңлап була: эштән сорап китәргә кыен һәм кайвакыт теге яки бу сәбәп аркасында тикшеренүләр ике көнгә яки аннан да күбрәк вакытка сузылырга мөмкин. Шуңа күрә хәзер поликлиниклар эш режимнарын яңадан карыйлар һәм диспансеризацияне шимбә көн оештыралар. Бу хакта поликлиникаларның эш режимын теркәү бүлекләренә (регистратура) шалтыратып, шулай ук медицина оешмаларының интернет челтәрендәге сайтыннан белергә була.

Моннан тыш, иминият вәкилләре үзләре диспансеризациягә чакыра торган иминләштерелгән затларга поликлиниканың эш режимы турында да хәбәр итәргә тиеш.

- Әңгәмә ахырында укучыларыбызга тагын нәрсәләр әйтергә теләр идегез?

- Хәзер пациент һәм медицина оешмасы арасында «үткәргеч» - медицина ярдәмен алганда, шул исәптән диспансеризация үткәндә проблемалар килеп чыккан очракта мөрәҗәгать итеп була торган иминият вәкиле булдырылды. Консультацияне һәм реаль ярдәмне оператив рәвештә гражданнар үз иминият компанияләренә (мәҗбүри медицина иминияте полисында күрсәтелгән телефон буенча) яки контакт-үзәккә (тел. 8-800-200-51-51) шалтыратып алырга мөмкин. Бу турыда һәрчак истә тотарга кирәк. Иминләштерелгән затлар белән иминият вәкилләре арасындагы үзара хезмәттәшлек нәтиҗәле булыр, үзара ихтирам нигезендә гамәлгә ашырылыр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев