Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Дәүләт Думасы депутаты Әгерҗенең яшь йөзүчеләренә мастер-класс күрсәтте

Әгерҗегә эшлекле визит белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров килде. Ул башта район хакимиятендә халыкны кабул итте. Аннан “Олимп“ спорт комплексында йөзү белән шөгыльләнүче балалар белән аралашты.

“Бердәм Россия“ партиясеннән Дәүләт Думасының VII чакырылышына депутат итеп сайланган Ирек Зиннуров иң элек  үзе белән таныштырды. Ул үзенең балачактан бик талантлы булмавын, ә уңышларга ирешү өчен зур хезмәт куюы турында сөйләде. Ирек Хәйдәр улы – Россия ватерполчысы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, Дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры, Россиянең атказанган спорт мастеры. Дүрт тапкыр Россия чемпионы, алты тапкыр Россия Кубогына ия булган.

Аннан спорт яратучы балалар депутатны сорауларга күмделәр. Көнгә ничә тапкыр тренировкада булуы, кайсы илләрдә чыгыш ясавы, тагын нинди спорт төрләре белән шөгыльләнүе белән кызыксындылар.

Аннан Ирек Зиннуров бассейнда мастер-класс күрсәтте. Ул башкарган төрле күнегүләрне яшь йөзүчеләр бик кызыксынып күзәттеләр. Депутат балаларны туп бүләк итеп тә сөендерде.  Әгерҗе районында йөзүне популярлаштыруга зур өлеш керткәне һәм “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексында мастер-класс күрсәткәне өчен комплекс директоры Рөстәм Гобәйдуллин Ирек Зиннуровны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев