Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Донбасстан Әгерҗе районына күченеп кайткан күпбалалы гаиләгә тагын бер бүләк ясалды

Гаиләдә 13, 12, 10 һәм 9 яшьлек дүрт бала тәрбияләнә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Әгерҗе районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге ДНРдан Иж-Бубыйга күченеп кайтучыларга ярдәм итте.

Бүлек җитәкчесе Айрат Шәйдуллин профилактик рейд барышында Әгерҗе районына Донбасстан күченеп кайтучы күпбалалы гаиләнең хәлен белеште. Исегезгә төшерәбез, гаиләдә 13, 12, 10 һәм 9 яшьлек дүрт бала тәрбияләнә.

Визит барышында ул күпбалалы гаилә йортында автоном янгын хәбәрчесе урнаштырды һәм янгын сүндергеч (огнетушитель) бүләк итте, шулай ук алар белән ничек файдаланырга һәм аларның ни өчен кирәк булуы турында аңлатты.

- Бүгенге көндә янгын турында хәбәр итүче автоном янгын хәбәрчесе кешеләр үлемен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора, - дип билгеләп үтте Айрат Разак улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев