1 сентябрьдә районыбыздагы 3600дан артык укучыны яңа уку елына дәшеп кыңгырау чыңлады. Быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 478 малай һәм кыз атлап керде. Бу, узган елга караганда, 29 укучыга күбрәк.
Районда бердәнбер булган Сарсак-Омга лицее быел 10 нәни укучысын кабул итте. Укытучылары Светлана Маркитонова артыннан ияргән малайлар һәм кызлардан күзне...
1 сентябрьдә районыбыздагы 3600дан артык укучыны яңа уку елына дәшеп кыңгырау чыңлады. Быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 478 малай һәм кыз атлап керде. Бу, узган елга караганда, 29 укучыга күбрәк.
Районда бердәнбер булган Сарсак-Омга лицее быел 10 нәни укучысын кабул итте. Укытучылары Светлана Маркитонова артыннан ияргән малайлар һәм кызлардан күзне алып булмый.
- Без мәктәптә тырышып укырга, тәртип бозмаска сүз бирәбез, - ди Саша Кудрявцева.
- Мин мәктәпкә барасы көнне бик озак көттем, - ди Владислав Васильев.
Нәни укучыларны 1 сентябрьдә иркен, якты, матур мәктәп каршы алды. Ә алар укыячак Сарсак-Омга лицееның уңышлары, чынлап та, сөенерлек. "2015-2016" уку елына иң яхшы әзерләнгән мәгариф учреждениесе" бәйгесендә призерлар рәтендә ул. Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре дә республиканыкыннан югары.
- Әлбәттә, бу уңышларда педагогларыбызның тырышлыгы зур. Укучыларыбыз да сыната торганнардан түгел. Без сезнең белән горурланабыз. Бу уку елында да матур күрсәткечләргә ирешә алсак иде, - диде мәктәп директоры Юрий Маркитонов.
Ул нәни укучыларга апа-абыйларыннан үрнәк алып тырышып укырга кирәклеген җиткерсә, быел ике фәннән мәҗбүри, ике фәннән сайлап алу имтиханын тапшырачак тугызынчыларга, бердәм дәүләт имтиханнарында сыналачак унберенчеләргә тагын да тырышыбрак укырга кирәклеген искәртте.
Лицей укучыларын бәйрәм белән котларга килгән район җитәкчесе иң матур теләкләрен җиткерде.
- 100 елдан артык бай тарихы булган бу уку йорты еллар дәвамында яулап алган данын югалтмасын, күркәм традицияләрен дәвам итсен иде. Белем күгендә яңа җиңүләр сезгә, - диде һәм лицейга кирәк-яраклар алу өчен 10 мең сумлык сертификат тапшырды.
"Сарсак-Омга" ширкәте җитәкчесе, лицейга һәрдаим ярдәм кулы сузучы Разиф Харисов бу юлы да буш кул белән килмәгән иде. Ул беренчеләрне һәм җәйге каникул вакытында көтү көткән, комбайнчы ярдәмчеләре булып эшләгән Илья Тимофеев, Максим Прокопьев, Владислав Николаев, Александр Галичанинны премия биреп сөендерде.
Бәйрәм тантанасында унберенчеләр, беренче сыйныф укучыларына карап, үзләренең балачакларын искә төшергәннәрдер. Әнә, кулларына шарлар тоткан егетләр-кызлар балачак турында җыр башкаралар.
- Сезгә дә инде уенчыкларны онытырга туры киләчәк. Көн саен өй эше хәзерләү, язу-сызу сезнең төп бурычыгыз булачак, - дип нәни дусларына шарлар бүләк иттеләр.
Бәйрәмнең иң мавыктыргыч минуты да якынлаша. Дәрескә дәшеп яңа уку елының беренче кыңгыравы чыңлый. Узган уку елында "Ел укучысы" исеменә лаек булган Марат Зарипов кулына кыңгырау тоткан нәни Валерия Маркитонованы күтәреп мәйдан әйләнә. Хәерле сәгатьтә, укучылар!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев