Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ә син ялыңны ничек уздырасың?

Җәен отпускыга чыгып ял итүнең рәхәтлеген сөйләп торасы да юк инде. Хатын-кызлар, гадәттә, җиләккә йөрү, кайнатмалар әзерләү, яшелчә тозлау белән мәш киләләр. Ләкин отпуск буена өй эшенә чумып кына ятсагыз, ял иткән кебек тә булмассыз. Тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куеп, бер-ике атна булса да сәяхәт итеп кайтыгыз, диңгез буенда ял...

Җәен отпускыга чыгып ял итүнең рәхәтлеген сөйләп торасы да юк инде. Хатын-кызлар, гадәттә, җиләккә йөрү, кайнатмалар әзерләү, яшелчә тозлау белән мәш киләләр. Ләкин отпуск буена өй эшенә чумып кына ятсагыз, ял иткән кебек тә булмассыз. Тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куеп, бер-ике атна булса да сәяхәт итеп кайтыгыз, диңгез буенда ял итегез.
Моннан берничә ел элек кенә әле авыл кешесе өчен диңгез буена бару, дөньяларны онытып рәхәтләнеп кояшта кызыну, дулкыннарда чайкала-чайкала су коену, сәяхәт итү тавык төшенә тары кергән кебек кенә иде. Ә хәзер... Кесәсе саераклар да хезмәт хакыннан "мая" туплап яисә кредит алып булса да күз күрмәгән якларга баруны хуп күрәләр.
Әнә, шәһәребездәге "ТВК-ТУР" туристлык агентствосыннан хәзер ел әйләнәсе халык өзелеп тормый. Җәй көне бигрәк тә кызу чор биредә. Туризм буенча менеджер Гөлия САДЫЙКОВАдан райондашларның кайларда ял итәргә яратканлыгын белештек:
- Соңгы елларда Абхазия, Сочи, Лазаревское, Анапага баручылар артты. Яшьләр генә түгел, өлкән буын әгерҗелеләр дә чит җирләргә сәяхәт итәргә өйрәнеп киләләр. Быел да бик күпләр Кояшлы Абхазияне үз иттеләр. Юллама да әллә ни кыйммәт түгел, пляж да чиста биредә. Ә чит илләрдән елның-елында Төркия, Кипр, Египет, Грециягә сорау күп була. Санкт-Петербургның истәлекле урыннары белән танышу өчен баручылар да шактый. Соль-Илецк юлына да тузан кундырмыйлар. Әмма быел Идел буйлап Волгоград-Астрахань-Мәскәү маршруты буенча сәяхәткә чыгучылар кимеде. Варзи-Ятчә, Жемчужина, Ижминводы санаторийларында исә халык күбрәк кыш көне сәламәтлеген ныгыта.
Диңгез буеннан райондашлар нинди хис-кичерешләр белән кайталар икән? Шушы сорау белән кайберләренә мөрәҗәгать иттек.
Миләүшә СӨЛӘЙМАНОВА - Әгерҗе: "Узган ел кызым Рузилә белән Кара диңгез буендагы Хостада ял итеп кайткан идек. Безгә бик ошады. Иң мөһиме, кызымның сәламәтлеге ныгыды. Быел дус кызларым, балаларыбыз белән бергәләп бардык. Без яшәгән "Аквамарин" пансионатыннан диңгезгә 5 минут кына барасы. Табигать бик матур. Өч тапкыр ашаттылар. Бөтен уңайлыклар тудырылган. Күбрәк диңгездә коендык, кызындык, дәвалану процедуралары алдык. Чит җирдә Әгерҗе кешеләрен очратырбыз дип уйламаган идек. Бер-ике көн узгач Илдар-Раушания Шакиртовлар, хезмәттәшем Светлана Самарцева белән очраштык. Алар белән тагын да күңеллерәк булды. 8 көннең узганын сизмәдек тә. Ел буена җитәрлек көч, дәрт алып кайттык".
Фәния ИСМӘГЫЙЛЕВА - Тәбәрле: "Бер танышым Төркиядән ял итеп кайткач фотографияләр күрсәткән иде. Андагы матурлыкка шаккатым. Шул вакытта бик нык Төркиягә барып мондагы могҗизаны үз күзләрем белән күреп кайтасым килде. Кыш көне үк чит ил паспорты эшләттем. Июнь аенда "ТВК-ТУР" агентствосына мөрәҗәгать иттем. Нәкъ шул вакытта Төркиягә "кайнар тур" бар иде. Бик тиз генә җыендык та, Әгерҗедән Флүрә апа белән юлга кузгалдык. 75 яшьтә булса да, Флүрә апа да ерак юлга чыгудан курыкмады. Алания курорт шәһәренә барып урнаштык. Чынлап та, мондагы матурлыкка, чисталыкка ис-акылларыбыз китте. Һавасы чиста, юлларны көн саен юалар. Үзебез белән бик күп дарулар алып барган идек. Монда аларның кирәге дә чыкмады. Ашау-эчүгә дә тел-теш тидерерлек түгел. Рәхәтләнеп диңгездә коендык, шәһәр белән танышып йөрдек. Ә кичләрен бассейнда йөздек, концерт карадык, күңел ачу чараларында катнаштык. Моңа кадәр чит җирләрдә булганым бар иде. Әмма Төркиядәге кебек матурлыкны күргән булмады. Райондашларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм: вакыт юклыкка, эш күплеккә карап тормагыз, рәхәтләнеп чит илләргә барып дөнья күреп кайтыгыз".
Алсу ЙОСЫПОВА - Исәнбай: "Быел бөтен эш-мәшәкатьне ташлап гаиләм, туганнар һәм дуслар белән Соль-Илецкига бер атнага ял итәргә бардык. 12 сәгать төне буе юлда барсак та килеп җитеп урнашуга Тоз күленә киттек. Андагы халыкны күрсәгез... Күпләр төрле авырулардан дәваланыр өчен килгәннәр. Коляскада утыручылар да, тире авыруларыннан интегүчеләрне дә күп очраттык. Чит җирләрдән килгән милләттәшләр белән дә аралаштык. Күбесе инде берничә ел бирегә килә икән. "Файдасы күп. Кыш буе бер тапкыр да авырмадык", диючеләр дә булды. Авыл тормышыннан беразга гына онытылып, без дә чит төбәкләрдә булып кайттык".
Җәйнең соңгы аена кереп барабыз. Әйдәгез, аны күңелле һәм истә калырлык итеп уздырыйк.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев