Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе – саннарда

1938 елның 28 августында РСФСР Югары Советы карары белән Әгерҗе эшчеләр поселогы Әгерҗе шәһәре итеп үзгәртелә. Төрле елларда шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе, шәһәр Советы рәисе, 2006 елдан "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләделәр: Власов, Мөхәммәт Ишманов, Муллаян Даутов, Вәли Бөркетов, Шаһиәхмәт Кутушев, Вәсим Ишманов, Рәунак Шәрипов,...

1938 елның 28 августында РСФСР Югары Советы карары белән Әгерҗе эшчеләр поселогы Әгерҗе шәһәре итеп үзгәртелә.

Төрле елларда шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе, шәһәр Советы рәисе, 2006 елдан "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләделәр: Власов, Мөхәммәт Ишманов, Муллаян Даутов, Вәли Бөркетов, Шаһиәхмәт Кутушев, Вәсим Ишманов, Рәунак Шәрипов, Фәррах Низамов, Әнвәр Ваһапов, Валерий Барановский, Александр Русаков, Александр Еникеев, Владимир Колчин, Людмила Мерзлякова, Рәфыйк Шакиров, Альберт Баһавиев, Фәрит Бәшәров, Рәис Минагулов, Заһир Абдуллин.

Бүген Әгерҗе шәһәре 1025 гектар мәйданны били.

2013 елның 1 январена шәһәрдә 19671 кеше яши. 8942се - ир-егетләр, 10729ы - хатын-кызлар. Чагыштыру өчен: 1917 елда Әгерҗедә 5,5 мең кеше яшәгән. Халык саны Әгерҗе аша тимер юл салынгач арта башлаган.

Шәһәр халкының 4098е - балалар, 11472се - хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр, 4101е - өлкәннәр.

Быел шәһәребездә 162 сабый дөньяга килде. Аларның 82се - малай, 80е - кыз. Елена Петрухина якыннарына игезәкләр Дарья белән Кириллны бүләк итте.

2010 елда Бөтенрәсәй халык санын алу нәтиҗәләре буенча шәһәребездә 40лап милләт халкы яши. Татарлар - 52,9, руслар - 35,8, удмуртлар - 6,1, марилар 1,8 процент. Ә калганнар - украиннар, чувашлар, үзбәкләр, башкортлар, таджиклар, әрмәннәр һәм башкалар.

Әгерҗе тимер юл узелында 3500дән артык эшче-хезмәткәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев