Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе полициясе Казанда тәртип саклаячак

Дүшәмбе төнлә Әгерҗе полициясе хезмәткәрләренең җыелма отряды Казанга Универсиадага хәзерлек вакытында һәм уеннар барган көннәрдә хокук тәртибе һәм җәмәгать куркынычсызлыгы сагында торырга китте. Бу мөһим, җаваплы хезмәткә озатыр алдыннан узган җомгада эчке эшләр бүлеге ишегалдында аларга хәер-фатиха бирү тантанасы булды. Отрядның командиры Радик Ваһапов полиция хезмәткәрләренең тулы әзерлеге турында рапорт...


Дүшәмбе төнлә Әгерҗе полициясе хезмәткәрләренең җыелма отряды Казанга Универсиадага хәзерлек вакытында һәм уеннар барган көннәрдә хокук тәртибе һәм җәмәгать куркынычсызлыгы сагында торырга китте.

Бу мөһим, җаваплы хезмәткә озатыр алдыннан узган җомгада эчке эшләр бүлеге ишегалдында аларга хәер-фатиха бирү тантанасы булды. Отрядның командиры Радик Ваһапов полиция хезмәткәрләренең тулы әзерлеге турында рапорт бирде. Аннан соң сүзне район башлыгыг Валерий Макаров алды. "Сезгә гаять зур бурыч - Универсиада барган көннәрдә башкалабызда җәмәгать тәртибен саклау йөкләнә. Казанда тәүге тапкыр мондый зур масштаблы спорт чарасы уздырыла. Универсиадага дөньяның төрле илләреннән 140 мең кунак килүе көтелә. Бу көннәрдә сезгә дә җиңел булмаячак, егетләр. Сез җәмәгать тәртибе сагында сынатмассыз, үзегезгә тапшырылган участокта аеруча уяулык, һөнәри осталыгыгызны күрсәтерсез дип ышанабыз", диде ул хокук сагында торучыларга хәерле, имин юллар теләп.
15 ел Әгерҗе милициясен җитәкләгән мөхтәрәм ветеран Фәрит Ваһаповның яшь хезмәттәшләренә мөрәҗәгатен хокук тәртибе сагында торучылар тын да алмый тыңладылар һәм көчле алкышларга күмделәр.
- Бүген мин үземне сезнең алда улым белән сөйләшкән кебек хис итәм. 15 ел эчке эшләр бүлеге белән җитәкчелек иткәндә миңа хезмәттәшләремне хокук тәртибен сакларга кайларга гына җибәрергә туры килмәде?! Бүген зур горурлык белән Әгерҗе милициясе хезмәткәрләре беркайда да сынатмадылар дип әйтә алам. Чит җирләрдә хокук тәртибен саклаганда күпләр Хөкүмәт бүләкләренә дә лаек булды. Мин сезнең дә сынатмаячагызга ышанам. Сезнең туган Әгерҗебезгә исән-имин кайтуыгызны теләп торачакбыз, - диде Фәрит Гобәевич.
Бүлек начальнигы Ренат Ибраһимов Әгерҗе җыелма отрядының 35 көн дәвамында Казан эчке эшләр идарәсе начальнигы карамагында хезмәт итәчәкләрен хәбәр итте.
Универсиада барган көннәрдә безнекеләр 7мең хезмәткәрне берләштергән Татарстан полициясе командасы составында хезмәт итәчәкләр. Аларга ярдәмгә Мәскәү, Түбән Новгород, Башкортостан, Удмуртиядән һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә хезмәттәшләре киләчәк.
Универсиадада тәртип саклаучыларга махсус киемнәр тектерелгән. Әгерҗе полициясе хезмәткәрләре тантанага беренче тапкыр шушы яңа киемнәрдән килгәннәр иде. "Алар балалар лагерьларында яшәячәкләр. Ял сәгатьләрендә карау өчен үзләре белән телевизор, әдәби китаплар, өстәл уеннары, туплар алдылар. Хезмәттәшләребез Әгерҗегә Универсиада тәмамлангач, бер атнадан соң гына әйләнеп кайтачаклар әле. Аларга, хезмәт хакыннан тыш, 200 сум күләмендә тәүлеклек акча да түләнәчәк", диде Ренат Ибраһимов.
Финарис Гәрәев җитәкчелегендәге бер төркем участок вәкилләре һәм кинолог Рәшит Ахунов ышанычлы җан дусты Марта овчаркасы белән Казанга 10 көн элек киткән иде. Рәшит белән телефоннан әңгәмә корып алдык. Аның эте шартлаткыч матдәләрне эзләүдә эшли һәм бу бурычны бик яхшы башкаруын хәбәр итте.
Универсиада да, хезмәт командировкагыз да имин узсын, егетләр!
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев