Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗебез чәчәк атсын

Быел август аенда Әгерҗе шәһәренең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан район хакимияте шәһәребез дә "Чәчәк атучы Әгерҗе" бәйгесе игълан итә. Мондый бәйге узган ел район оешуга 85 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Анда бик күп райондашларыбыз катнашты һәм җиңүчеләрне Шәһәр көнендә билгеләп үттек. Быел да үз куллары белән...

Быел август аенда Әгерҗе шәһәренең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан район хакимияте шәһәребез дә "Чәчәк атучы Әгерҗе" бәйгесе игълан итә.
Мондый бәйге узган ел район оешуга 85 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Анда бик күп райондашларыбыз катнашты һәм җиңүчеләрне Шәһәр көнендә билгеләп үттек. Быел да үз куллары белән йорт тирәләренә, бакчаларына күз явын алырдай чәчәкләр утыртучы, аларны зәвык белән бизәүче хуҗалар бәйгегә кушылырлар дип ышанабыз. Гөл-чәчәкләргә күмелеп утыручы йорт, предприятие-учреждение, оешмалар тирәсеннән үтеп йөрүләре дә күңелле бит.
"Чәчәк атучы Әгерҗе" бәйгесе кысаларында түбәндәге номинацияләр билгеләнде:
"Предприятиенең яшел бизәге" (учреждение-предприятие, мәктәпләр, балалар бакчалары арасында);
"Бизнес субъектларының яшел бизәге", "Ишегалдымны үз кулларым белән бизим" (күпкатлы йортлар арасында);
"Яшеллеккә күмелгән йорт яным" (шәхси йортлар арасында);
"Иң яхшы кече архитектура формасы";
"Чәчәк атучы урам".
Әйдәгез, бергәләп урманарыбызны, мәктәп, кибет, предприятие тирәләрен яшеллеккә, чәчәкләргә күмик, төзекләндерик. Бу эшкә бердәм булып алынып, зур теләк, фантазия һәм иҗади якын килгәндә кеше куллары әллә нинди могҗизалар тудырырга сәләтле. Тирә-юнебезне матурайту, төзекләндерү эшенә балаларыгызны, күршеләрегезне дә тартыгыз. Бергәләп матурлык тудырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев