Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әйләнеп кайтыгыз авылга

Туган авыл, туган нигез... Адәм баласы кайларда гына яшәсә дә, нинди генә югары урыннар биләсә дә, аны һәрчак үзенә тартып торучы иң газиз урыннар бу. Туып-үскән авыл турында күңел түрендә гомер буе матур хатирәләр генә саклана. Чит җирләрдә яшәсәң дә сагынып кайтыр туган авылың булу - үзе бер бәхет. Ә...

Туган авыл, туган нигез... Адәм баласы кайларда гына яшәсә дә, нинди генә югары урыннар биләсә дә, аны һәрчак үзенә тартып торучы иң газиз урыннар бу.
Туып-үскән авыл турында күңел түрендә гомер буе матур хатирәләр генә саклана. Чит җирләрдә яшәсәң дә сагынып кайтыр туган авылың булу - үзе бер бәхет. Ә менә туган авылыңның исеме тарихка гына кереп калу, бик сагынган чакта кайтып күршеләр, сабакташлар, белем биргән укытучы апа-абыйлар белән күрешү, урам әйләнү мәмкинлеге булмау үзәкләрне өзә. Адәм баласы моны олыгая барган саен ныграк сизә, җирсү хисе аның бәгырен телгәли. Туган авыллары беткән күпме якташларның: "Эһ, очрашасы иде авылдашлар белән!" - дигән җан авазын күп тапкырлар ишеткән бар.
Үзләре дә су басу зонасына керү сәбәпле, туган авыллары Барҗыны югалткан һәм аны гомерләре буе сагынып яшәүче ике танылган шәхес - Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев һәм районыбыз мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин авылсыз калган якташларын Кичкетаңга җыеп очраштыруны матур гадәткә керттеләр. Менә бишенче ел инде июнь аеның беренче шимбәсендә Кичкетаң, Балтач, исемнәре тарихка гына кереп калган Барҗы, Рыс, Мушик, Парсы авылларында туып-үсеп чит җирләргә таралышкан авылдашлар Кичкетаң үзәгенең уртасындагы яшел мәйданда очрашуга җыелалар. Күрсәгез иде сез бер очрашуга зар-интизар булып гомер кичерүче сагынышкан авылдашларның кочаклашып күрешүләрен, шатлык яшьләрен, "киләсе елга да кайтырбыз", дип саубуллашуларын...
"Быел да чит җирләрдә яшәүче барлык авылдашларны 1 июньдә сәгать 10да "Авыл көне"нә чакырабыз. Вакыт юк, тормыш мәшәкатьләре дип сәбәп эзләмәгез. "Исән чакта бер күрешик, җир астыннан юллар юк", дип юкка гына җырламыйлар бит. Яшел мәйдан сезне көтә, авылдашлар!" - дип мөрәҗәгать итә сезгә Мөхәммәтазат хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев