Елның бер ае – ял
Россия Хезмәт министрлыгы Хөкүмәткә киләсе елдагы ял көннәре турында карар проекты керткән. Анда язылганча, 2015 елда Яңа ел каникуллары 11 көнгә сузылачак, ягъни 1 январьдан 11 январьга кадәр ял итәбез. Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәрендә безне өчәр көн ял көтә: 21-23 февраль һәм 7-9 март. Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә...
Россия Хезмәт министрлыгы Хөкүмәткә киләсе елдагы ял көннәре турында карар проекты керткән.
Анда язылганча, 2015 елда Яңа ел каникуллары 11 көнгә сузылачак, ягъни 1 январьдан 11 январьга кадәр ял итәбез.
Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәрендә безне өчәр көн ял көтә: 21-23 февраль һәм 7-9 март.
Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә дүрт көн (1-4 май), Җиңү көнен бәйрәм иткәндә өч көн ял итәбез (9-11 май).
Россия көне уңаеннан июньдә шулай ук өч көн ял көтә - 12-14 июнь.
Халыклар бердәмлеге көнендә (4 ноябрь) генә бер көн ял итәчәкбез. Әле бу ялларга Татарстанда Ураза һәм Корбан гаетләре, Республика һәм Республика Конституциясе көннәре өстәлә.
Шулай итеп, бәйрәм-ялларның барысын бергә кушкач, Россиядә барлыгы - 28, Татарстанда 32 көн ял чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев