Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Эльвина Ибраһимова өчен быелгы елның 8 сентябрь көне аеруча истәлекле

Ул бүген беренче тапкыр сайлауларда катнаша

Әгерҗе кызы Эльвина ИБРАҺИМОВА өчен быелгы елның 8 сентябрь көне аеруча истәлекле, чөнки беренче тапкыр сайлауларда катнаша.

Калашников исемендәге Ижау дәүләт техник университетының икенче курс студенты ул. Юрист һөнәрен бик мөһим дип саный.Аларның кешеләргә, төрле оешмаларга үз мәнфәгатьләрен яклауда ярдәм итүенең мөһимлеген  бик яхшы аңлый ул.Шуңа күрә кечкенәдән юристлык һөнәрен үзләштерү турында хыяллана.Дүртенче мәктәпне тәмамлагач, шул юнәлештә укырга керә.

Тулы гаиләдә патриотик рухта тәрбияләнә Эльвина.

– Мәктәптә укыганда туган төбәгемне, анда яшәүче төрле милләт вәкилләрен яратуымны, үземнең актив тормыш позициясен Әгерҗе яшьләр үзәгенең волонтерлык эшчәнлегендә күрсәтә алдым дип уйлыйм.Тирә - ягыңдагы кешеләргә ярдәм итү, яхшылык өләшү шундый рәхәт,  –  ди Эльвина.
18 яшен тутырып, сайлауларда беренче тапкыр гына катнашса да, моның ничек башкарылуын кечкенәдән күреп үсә, чөнки әти-әнисе һәр сайлауда үз тавышын бирми калмый. Интернет челтәреннән кандидатлар турында мәгълүмат укып, кем өчен тавыш бирү карарын да алдан кабул иткән хәтта.

–  Берникадәр дулкынлану бар, тик күбрәк горурлану хисләре кичерәм.Чөнки илемнең киләчәге өчен сайлауларга минем дә өлешем керәчәк,  –  ди Эльвина Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев