Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Эльвира Әхмәтова Салагыш мәктәбендә сан дәресе бирде

Ул 5-9 сыйныф укучылары өчен тәгаенләнгән иде. Дәрес “Пилотсыз технология” дигән темага үтте

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова Салагыш мәктәбендә сан дәресе бирде. Ул 5-9 сыйныф укучылары өчен тәгаенләнгән иде. Дәрес “Пилотсыз технология” дигән темага үтте.

Бу көнне якташыбыз һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина авыл музеенда да булдылар. Музей җитәкчесе Хәлимә Хөснетдинова һәм татар теле укытучысы Венера ... кунакларны авыл тарихы, күренекле шәхесләре белән таныштырдылар. Алар мәктәп коллективы һәм укучылар тарафыннан ясалган көзге уңышлардан күргәзмәләр, аппликацияләрне дә карадылар. 

Эльвира Фәнис кызы мәктәптә иҗат сөюче, каләм тибрәтүче укучылар, укытучылар белән дә аралашты. Укучылар каләм иясенең шигырәләрен сөйләделәр, аңа иҗат белән бәйле сораулар бирделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев