Эшләүче пенсионерлар өчен – яхшы хәбәр
"Иминият пенсияләре турында"гы законга төзәтмәләр кертелгәннән соң, киләсе елның 1 январеннан эшләүче пенсионерлар өчен пенсия исәпләүдә үзгәрешләр көтелә. Билгеле булганча, эшләүче пенсионерларга 2016-17 елларда индексация ясалмады. Шулай да эштән киткән очракта бу акчаларны алу мөмкинлеге бирелде. Моңа кадәр гамәлдә булган закон нигезендә, пенсионер эштән киткәч, документларын теркәлү урыны буенча пенсия...
"Иминият пенсияләре турында"гы законга төзәтмәләр кертелгәннән соң, киләсе елның 1 январеннан эшләүче пенсионерлар өчен пенсия исәпләүдә үзгәрешләр көтелә.
Билгеле булганча, эшләүче пенсионерларга 2016-17 елларда индексация ясалмады. Шулай да эштән киткән очракта бу акчаларны алу мөмкинлеге бирелде. Моңа кадәр гамәлдә булган закон нигезендә, пенсионер эштән киткәч, документларын теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә тапшырганнан соң, индексацияләнгән сумманы бары тик өч айдан соң гына алырга хокуклы иде. Ә өч айга индексация ясалмады.
2018 елда керәчәк яңа закон нигезендә әлеге өч ай өчен аңа өстәмә акча түләнәчәк. Әйтик, ул январьда эштән туктый, ди. Аңа индексацияләнгән пенсия өч айдан соң, ягъни майдан түләнә башлый. Шул ук айда ул алдагы өч ай өчен өстәмә түләү дә ала. Суммасына килгәндә, бу индексация процентларына һәм һәр кешенең пенсия күләменә бәйле.
Быел эштән киткән һәм яңача исәпләнгән пенсияләрен алып өлгергәннәргә өч ай өчен индексация каралмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев