Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Эшмәкәр ярдәме белән Кырындыда су торбалары алыштырылды

Кырындының кайбер урамнарында су торбаларының нык тузган булуы сәбәпле, еш кына төзекләндерү эшләре башкарырга туры килә. Узган гасырның 60нчы елларында салынган иске торбаларга кагылсаң, кем әйтмешли, исең китәрлек шул. Күптән түгел Совет урамында ярты чакрым озынлыкта су торбаларын алыштырдык. Әлеге зур эшне башкарырга мәрхәмәтле авылдашыбыз - эшмәкәр Вилнур Галиев матди...

Кырындының кайбер урамнарында су торбаларының нык тузган булуы сәбәпле, еш кына төзекләндерү эшләре башкарырга туры килә. Узган гасырның 60нчы елларында салынган иске торбаларга кагылсаң, кем әйтмешли, исең китәрлек шул.

Күптән түгел Совет урамында ярты чакрым озынлыкта су торбаларын алыштырдык. Әлеге зур эшне башкарырга мәрхәмәтле авылдашыбыз - эшмәкәр Вилнур Галиев матди ярдәм күрсәтте. Ә җир казу, торбаларны алыштыру эшләрен Илнар Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге "Тирсә торак-коммуналь челтәрләре" ширкәтенең алтын куллы эшчеләре - экскаваторчы Радик Сәлимов, слесарьлар Юрий Николаев, Илһам Мөхәммәтшин башкардылар. Аларга да, эшне контрольдә тоткан авылдашыбыз Рәис Яхинга да зур рәхмәт.

Совет урамында су проблемасына нокта куелуына авылдашлар да бик сөенә. Без дә, алар да мәрхәмәтле авылдашыбыз Вилнур Галиевка чиксез рәхмәтле. Нинди генә эшкә тотынсак та, ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать итәбез. Туган авылын төзекләндерүгә, төрле чаралар уздыруга матди ярдәм күрсәтүче Вилнур Марат улының эшләре уң, сәламәтлеге нык булсын дип телибез.

Илназ ЗАКИРОВ,

Кырынды авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев